– Рөстәм хәзрәт, монафикълар – кемнәр алар?
– Ислам динендә кешеләр өч төркемгә бүленә: мөселманнар (Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанучылар), кяферләр (Аллаһны инкарь итүчеләр) һәм монафикълар (икейөзлеләр). Монафикъ – иман китермәүче, ләкин үзен мөэмин дип атаучы икейөзле кеше.
– Монафикълар нинди сыйфатларга ия?
– Аларның ике төре һәм күп сыйфатлары бар. Шулардан иң куркынычы – зур монафикълык. Ул иманга бәйле. Болар – Аллаһка ышанмаучы, ләкин башкалар алдында ышанган булып кыланучылар. Икенчесе – кече монафикълык. Мондый кеше сөйләгәндә ялганлый, вәгъдә бирә, тик сүзендә тормый һәм әманәткә хыянәт итә. Дөрес, әлеге сыйфатлар күпләргә хас, дияргә мөмкин. Әмма бу, бармак төртеп, син монафикъ, дип әйтергә нигез түгел. Сиңа монафикълар сыйфаты хас, дияргә генә мөмкин. Гомумән, башка берәүне монафикъ яисә кяфер дип атарга ярамый. Рәсүлебез, кемнәрнең икейөзле икәнен белсә дә, берсен дә әйтмәгән. Һәммәбез дә, кяферлек һәм монафикълык сыйфатларыннан сакла, дип Аллаһы Тәгаләгә ялварырга тиешбез. Чөнки кыямәт көнендә сират күперен кичкәндә андыйлар, җәннәтне күреп, нинди матур, күркәм урынга эләктек, дигәндә егылып төшеп, тәмугның иң каты утында яначак. Аллаһы Тәгалә генә белүче.
– Ә ни өчен икейөзлеләр җәһәннәмнең иң каты утында яначак соң? Аларның гөнаһы кеше үтерүчеләрдән дә зурракмы?
– Алда әйтелгәнчә, монафикълыкның сыйфатлары бар. Шуларның берсе – игътикади (ышануга нигезләнгән) монафикълык. Мондый сыйфаты булган кеше мәңге җәһәннәм утында яначак, чөнки ул кеше: «Аллаһы Тәгалә, кыямәт көне бар, пәйгамбәргә (с.г.в.) ышанам», – дип әйтсә дә, «Намазларны, гыйбадәтләрне кылам», – дип күрсәтсә дә, эчендә ул башка төрле. Аллаһка, пәйгамбәребезгә (с.г.в.) ышанмый, гыйбадәтләрне кеше күргәндә генә кыла, ислам диненә ачулы булса да, үзен башкаларга «мөселман» дип таныта. Икенче сыйфат – гамәли монафикълык. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдистә: «Дүрт төрле сыйфат бер кешедә булса, ул – монафикъ. Ә шул сыйфатларның берсе генә булса, ул кеше бу сыйфатларын бетергәнчегә кадәр монафикътыр», – дигән. Бу сыйфатларның берсе – ялган сөйләү. Кеше кайчагында башка да сыймый торган, дөрес булмаган сүзләр сөйли. Икенчесе – вәгъдә биреп, аны үтәмәү. Мәсәлән, үзебезнең балаларга, хатын, ир, дусларга вәгъдәләр бирәбез һәм үтәмибез. Үз якыннарыбызга биргән сүзне үтәмәгәч, башкалар турында әйтеп тә торасы юк. Ә андый очраклар тормышта еш очрый. Акча мәсьәләсе, төрле сынаулар килгәндә һәм башкалар. Бу да – икейөзлелек сыйфаты һәм бик тә куркыныч хәл. Үзебезне зиннәтләү, үзебездәге начар сыйфатларны күрмәү, башка кеше синнән ярдәм көткәндә, аның ышанычын акламау – шулай ук монафикъларга хас сыйфат. Аллаһы Тәгалә болардан сакласын.
– Икейөзлелекне ничек аерырга? Пәйгамбәребез (с.г.в.) чорында да мондый кешеләр булганмы? Ә хәзер нигә күбәйде?
– Рәсүлебез Мәдинәгә күчкәч, монафикълар да барлыкка килә башлаган. Анда ислам дине киң тарала, бөтен кеше мөселман булырга омтыла. Кайберәүләр исә тышкы яктан үзләрен динне кабул иткән кебек күрсәтә, ә эчке дөньялары белән Аллаһка ышанмый, кяфер хөкемендә кала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында Өхед сугышында дошманга каршы мең кеше чыга, өч йөзе кире борылып кайтып китә. Аларның башлыгы да монафикъ була. Сәхабәләрнең берсенә пәйгамбәребез (с.г.в.) монафыйклар турында сөйләгәч, ул кайгырып: «Рәсүлебез, мин монафикъ түгелме?» – дип сорый торган булган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа: «Юк. Ләкин башка берегезгә дә әйтмим», – дигән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәр монафикъның исемен белгән, ләкин берәүнең дә күзенә карап: «Менә син бит ул», – дип әйтмәгән. Икейөзлелекне аеру кыен, шуңа да барысын да бары тик Аллаһы Тәгалә күрүче һәм белүче. Барысы да Аның хөкемендә.
Бер галим: «Ни өчен элек сәхабәләр монафикълыкның үзләрендә булуыннан курыкканнар, ә хәзерге мөселманнар башкалар өчен куркалар?» – дип сорый. Үзе үк җавап та бирә: «Безнең сәхабәләр белән аермабыз да шунда инде, чөнки хәзерге вакытта үз-үзенең гамәлләренә тәнкыйть белән караучы, нәтиҗә ясаучы мөселманнар бик сирәктер».
– Монафикълык – иң көчле чир, диләр. Ә аннан дәва бармы?
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) монафыйклык турында күп сөйләгән, күп аңлаткан. Элек мөселманнар аңласын өчен, рәсүлебезнең бер тапкыр әйтүе җиткән. Хәзер исә ул сүз безнең калебебезгә үтсен өчен, кат-кат сөйләргә, искә төшереп торырга кирәк, чөнки Коръәндә язылганнар күпләребезгә тәэсир итми. Безнең игътибарны фәлән җирдә шартлаган, тегендә бу кеше вафат булган яки башка шундый нәрсәләр күбрәк җәлеп итә. Шуңа күрә аятьләрне, хәдисләрне кат-кат сөйләргә, искә төшерергә, игелек кылырга ашыгырга кирәк.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән:
«Әгәр сиңа дөнья кирәк икән, Аллаһы Тәгалә сиңа дөнья бирә, ләкин ахирәттә бернәрсә дә булмый. Аллаһы Тәгалә ахирәтенә таянасың икән, сиңа дөнья да, ахирәт тә була».
Бүген ишеттем
– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Монафикъ кешенең өч сыйфаты бар. Әгәр ул берәр нәрсә сөйләсә, ышанмагыз, ул ялганлый», – дигән. Аны ялганларга нәрсә мәҗбүр итә? Куркаклык һәм файда өмет итүе. Ул үзе өчен курка, язмышы, карьерасы өчен курка. Бу – хыянәтче. Бу кеше үзенең гомерен башкаларныкына караганда өстенрәк куя. «Әгәр дә вәгъдә яки сүз бирсә, алдалый. Әгәр дә син аңа эш кушсаң, ул аңа хыянәт итә», – дип тә өстәгән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Икейөзле, ягъни монафикъ кеше тәмугта иң аста булачак, чөнки ул тышкы яктан гына мөселман булып күренә, ә эчке яктан юк. Коръәни Кәримнең «Ән-Ниса» («Хатыннар») сүрәсе 145 нче аятендә: «Монафикълар җәһәннәмнең төбендә булырлар һәм аларга ярдәм итүче булмас», – диелгән. Ә «Тәүбә» сүрәсенең 67 нче аятендә: «Монафикълар гөнаһка өндиләр, изгелектән тыялар», – диелә. Чын мөселман, киресенчә, изгелеккә өнди һәм гөнаһлардан тыелырга чакыра. «Ниса» сүрәсенең 142 нче аятендә шулай диелә: «Дөреслектә, монафыйклар Аллаһны алдамакчы булалар. Ләкин Аллаһы аларның үзләрен алдый. Әгәр дә алар намазга басса, аны ялкаулык белән укыйлар һәм гамәлләрен кешеләр күрсен өчен кылалар».
Тормышта ачык дошманнар бар, алар кыланмыйлар. Татар халкында шундый мәкаль бар: «Начар дустың булганчы, яхшы дошманың булсын». Начар дус – дошман, ләкин ул гел якында йөри, ярдәм иткән булып кылана. Ә дошманнан нәрсә көтәсеңне син ачыктан-ачык белеп торасың. Яхшы дошман сиңа дуска караганда күбрәк файда китерә, чөнки кимчелекләреңне әйтеп бирә. Ә дустың сине һаман мактап тора, шуңа күрә бу начар сыйфатларыңны син күрмисең, төзәтмисең. Икейөзле кешеләр – хәтәр кешеләр.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Әгәр сиңа әманәт йөкләсәләр, аны үтә. Хыянәт итсәләр, син хыянәт итмә». Бер Костецкий дигән кеше үзенең фикерен: «Билләһи, в исламе такого нет», – дип тәмамлады. Аңа ниндидер сорау бирделәр һәм ул кыска гына: «Билләһи, такого нет», – диде дә, бетте. Ә синең антың кайчан дәлил булды соң әле ул? Ислам динендә дәлил бары тик Коръәндә, аятьләрдә генә. Кешенең анты дәлил түгел. Бер хәдис тә, аять тә китермичә, «менә билләһи шулай» дип кенә әйтү дәлил була алмый. Менә шул ук кеше: «Дәүләттән урларга ярый. Электрга түли алмыйсың икән – түләмә, дәүләттән урлый алганда урла», – дигән фикерен әйтте. Яхшы бит? Дәүләт безне талый икән, син булдыра алганча аны тала. Ә пәйгамбәребез нәрсә диде? «Син хыянәт итмә. Синекен урласалар да, син урлама», – диде. Менә бу сүзләрне истә калдырсак иде. Әгәр дә безнең мөмкинлек була икән, без урламыйбыз, чөнки без хыянәтче-карак түгел. Хыянәт хыянәт белән төзәтелми. Начарлык бары тик яхшылык белән генә төзәтелә.
Кардәшләргә карата да әйткән сүзләре бар пәйгамбәребезнең (с.г.в.): «Мөселман – мөселман кешесенә кардәш. Алар бер-берсенә хыянәт итмәсләр». Әгәр дә мөселман кешесенә зыян китерәсең икән, син «мөселман» дигән сүзне акламаячаксың.
(«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин вәгазеннән)
Рәйдә ФӘЕЗОВА
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез