Юбилей уңаеннан чарада төрле елларда җиңү яулаган 20 ләп лауреат чыгыш ясады. Әлеге проект ел саен Уфа шәһәрендә оештырыла һәм ике көн дәвам итә. Катнашучылар башкорт һәм татар телләрендә чыгыш ясый. Конкурста 30 яшькәчә булган, профессиональ белем алучы яшьләр катнаша ала. Быел фестивальнең жюри рәисе Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина.
Жюри әгъзасы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Фатехова: “”Идел” фестивален оештыручылар төп игътибарны халык җырларын башкаручы, академик тавышлы җырчыларга бирә. Бу конкурс шуның белән үзенчәлекле дә. Монда гаҗәеп талантлы яшьләр катнаша”,-дип үз бәясен бирде.

Быелгы гала-концертның тагын бер матур мизгеле – анда Ренат Ибраһимовның улы Солтан Ибраһимовның да катнашуы. Ул әтисе кебек үк көчле тавышка ия һәм “Ай, былбылым” җырын башкарды. Тамашачы аның чыгышын җылы кабул итте. Исегезгә төшерәбез, озак еллар фестивальнең жюри рәисе булып Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов торды. Солтан әлеге проектта катнашуына шат булуын һәм Казанга һәрвакыт ашкынып килүен әйтте.

Гала-концертта шулай ук Алмас Хөсәенов, Руслан Габбасов, Энҗе Әхмәтҗанова, Элина Сафина һ.б. чыгыш ясады. Чарага җыелучыларны һәм лауреатларны Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров сәламләде. Ул “Идел” фестивален оештыручы Лилия Бадамшинага конгрессның рәхмәт хатын тапшырды. “ Татарстан һәм Башкортстан ике тугандаш республика. Безне үзебез генә тоемлаган ныклы җепләр бәйли. Фестиваль талантлы яшьләребезне, татар һәм башкорт җырын дөньяга танытучы мәйдан”,-дип белдерде Данис Шакиров.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез