Газетага язылу

УЗИ куркынычмы? Иң киң кулланыла торган тикшеренү ысулы турында 4 сорауга ҖАВАП

УЗИ – иң киң кулланыла һәм тиз арада 70 процентка кадәр төгәллек белән диагноз куярга ярдәм итә торган тикшеренү ысулы. Елына якынча 1 миллиардка якын кеше аның ярдәмендә сәламәтлеген тикшертә.

Өстенлеге нидә?

 УЗИ – эчке орган һәм системаларны күрергә ярдәм итә торган иң гади ысул. Аны табиб кушуы буенча да, берәр җире авыртканда үзлегеннән барып ясатучылар да бар. Популярлыгы да тиз арада төгәл мәгълүмат алуда ярдәм итүе һәм куркынычсыз булуына бәйле. УЗИны йөкле хатын-кызларга да, балаларга да курыкмыйча ясарга була. Аны ясатканда авырту, уңайсызлыклар тоймау да бер өстенлеге булып тора. Тик аны табиб кушуы буенча үтсәң хәерлерәк.

Нинди авыруларны ачыклый?

УЗИ нәтиҗәсе – төгәл диагноз дигән сүз түгел. Аның өчен билгеле бер анализлар тапшырырга, тар белгечләрне узарга кирәк. УЗИ ярдәмендә йөрәк-кан тамыры, ашказаны-эчәк (бавыр, үт куыгы, ашказаны асты бизе), сидек юлы (бөер, сидек куыгы, мәни бизе ялкынсынуы), хатын-кызның репродуктив органнары (сөт бизләре, калкансыман биз, лимфа) авыруларын күрергә мөмкин. Әгәр аның нәтиҗәсе шик тудырса, табиб МРТ тикшерүенә җибәрергә мөмкин. Кайчак үзлектән УЗИ үтеп, үзләренә «яман шеш» дигән диагноз куючылар да очрый. Тик бу ялгыш фикер: чөнки әлеге авыруны гистологик тикшеренү узып кына ачыкларга мөмкин.

Йөкле хатын-кызга  УЗИны нигә еш ясыйлар?

Йөклелек чорында УЗИ хәтта  ун тапкырга кадәр ясалырга мөмкин. Скрининг-УЗИ исә өч тапкыр гына ясала. Аның беренчесе йөклелекнең 11–14 атнасында яралгыда хромосомаларга бәйле хилафлыкларны ачыкларга ярдәм итсә, 18–21 атнада үткәрелгән икенче УЗИда бала организмының орган һәм системалары тикшерелә. 30–34 атналыкта мәҗбүри булган өченче скринингта соңгы срокта гына ачыклана торган үсеш тоткарлыклары күренергә мөмкин. Ул шулай ук аналык, аналык муентыгы, плацента торышын да ачыклау өчен кирәк.

Ничә яшьтән ярый?

 УЗИ үтү өчен яшь чикләүләре юк. Бер нәрсә дә борчымаганда, күңел тынычлыгы өчен аны елга бер тапкыр үтәргә була.

Белеп тор!

*Бавыр, үт куыгы, ашказаны асты бизе, талакны тикшерткәндә УЗИ үтәргә өч көн кала кара икмәк, кәбестә, борчак, ногыт, җиләк-җимеш, баллы әйбер ашамаска, сөт, соклар, газлы эчемлекләр эчмәскә киңәш ителә.

*Калкансыман биз, бөер, йөрәк, сөт бизләре, буыннар, йөклелекнең икенче триместрында УЗИ узганда алдан әзерләнеп тормаска да мөмкин.

*Сидек куыгы, аналык, аналык бизенә УЗИ ясатканда сидек куыгы буш булсын. Метеоризмнан интегүчеләргә 1–1,5 сәгать алдан симетикон нигезендәге дару эчәргә киңәш ителә.

*Мәни бизе, кече оча сөяген тикшерткәндә УЗИ узарга бер көн кала яшелчә, җиләк-җимеш, ипи ашауны киметергә, тикшеренүгә кадәр берничә сәгать алдан клизма ясап, юан эчәклекне чистартырга кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре