Аның нәтиҗәләре турында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.
– Утырышта каралган проектлар барысы да хупланды. Әмма кайберләренә карата катгый күрсәтмәләр бар. Гомумән алганда, проектлар республиканың төрле районнарын колачлый. Алар барысы да тормышка ашар, дип уйлыйм. Бүген икътисадый вазгыять гади түгел. Республикага инвесторларның төрле проектлар белән килүе бездә, чыннан да, бизнес өчен мохитнең әйбәт булуы турында сөйли. Чөнки бу юнәлештә зур һәм катлаулы эш башкарыла. Нәтиҗәсе исә күз алдында, – диде ул.
Чаллыда сэндвич-панельләр җитештерүне җайга салырга телиләр. Шул рәвешле Идел буе һәм Урал федераль округларында әлеге продукциягә булган кытлык мәсьәләсе хәл ителәчәк. Автокалада «Чаллы Тауэр» кунакханә комплексын һәм «АВАНТА» фитнес-үзәген төземәкчеләр. Киләсе инвестиция проектын Саба районында тормышка ашыру каралган. Биредә «Саба» индустриаль паркының икенче чиратын тормышка ашырмакчылар. Барлыгы 62 яңа эш урыны була, дип фаразлана. Кукмара районында «КУКМАРА-2» сәнәгать паркы проекты, Лаеш районында «Тургай» сәнәгать паркы проекты тәкъдим ителде. Лаешта тормышка ашырылачак тагын бер инвестиция проекты – «АУТЛЕТ» сәүдә комплексын төзү. Халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен, Биектауда «Техник инвентарьлаштыру бюросы» АҖ бүлеге төзүгә бәйле инвестиция проектын, Түбән Камада «Татэнерго» АҖнең диспетчер пункты булган техник үзәген төзү инвестиция проектын карап тикшерделәр.
Талия Миңнуллина әйтүенчә, утырышта тәкъдим ителгән инвестиция проектларының гомуми бәясе – 83 миллиард сум. «Арада зур проектлар да күп. Миңа Чаллыда кунакханә комплексы төзүгә бәйле проект аеруча да ошый. Аның бәясе – 3,9 миллиард сум. Биш йолдызлы кунакханә 498 номерга исәпләнгән. Ул Чулман яры буенда урнашачак. Чаллыда биш йолдызлы кунакханәләргә ихтыяҗ зур. КАМАЗ белән сөйләшкәндә дә, алар яңа кунакханәдәге номерлар фондының яртысы аларныкы булыр, мөгаен, дигән фикер белдерде. Кунакханә 2030 елга төзелеп бетәр, дип фаразлана», – диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.
Кунакханә комплексы архитектура ягыннан бик тә үзенчәлекле булачак. «Аның төп бинасы 35 катлы. Совет чорында төзелгән Чаллы өчен бу – ят күренеш кебек тә тоеладыр, бәлки. Әмма ул буш җирдә үсеп чыккан биек бина булмаячак. Без шәһәр белән берлектә эшлибез һәм елга ярының яңа йөзен булдырырга телибез. Ул шәһәрнең визит карточкасына әйләнергә дә мөмкин. Объектның үзенчәлеге – аның беренче каты ачык урын булачак, бина «аяк»ларда басып торачак. Ягъни без яр буе күренешен томаламыйбыз. Биредә кунакханәдән тыш, сәүдә мәйданнары, коворкинг (теләгән һәркем арендага алып торырлык эш мәйданчыгы. – Ред.) та булачак», – дип сөйләде проектның архитекторы Никита Андреев.
Утырышта «АУТЛЕТ» сәүдә комплексын төзүгә бәйле сораулар туган. «Әлеге проект буенча күрсәтмәләр бар. «Казан» аэропорты зонасында сәүдә комплексы төзү транспорт хәрәкәте мәсьәләсендә кыенлыклар китереп чыгарырга мөмкин. Дөнья күләмендә «АУТЛЕТ»лар төзү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, аларны аэропортларга мөмкин кадәр якынрак итеп төзергә тырышалар. Ни өчен тимер юл вокзалы түгел, мәсәлән? Бу мәсьәләне өйрәндек. Кунакханәдән чыккач, кешенең очкычка кадәр берничә сәгать вакыты кала һәм ул аны кайдадыр үткәрергә тиеш. Яки киресенчә, безгә киләләр дә, кунакханәгә урнашканчы, сәүдә комплексында вакыт үткәрәләр. Ул әнә шуңа исәпләнгән. «Казан Экспо» да янәшәдә генә булачак. Дөньякүләм тәҗрибә юктан гына барлыкка килмәгәндер. Яңа проектны тормышка ашыру халыкка сөенеч алып килүдән бигрәк, ахыр чиктә үзебезгә үк кыенлыклар китереп чыгармасын өчен, аның транспорт логистикасын, өстәмә юл чишелешләре төзүнең нинди хисаптан башкарылачагын уйлап бетерергә кирәк булачак», – диде Талия Миңнуллина.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез