Газетага язылу

Корбан чалдырту хезмәтләренә ышаныргамы? Дин әһелләреннән белештек

Корбанны хәзер өйдән чыкмый гына чалдырту хезмәтләре бар. Казанда гына түгел, Татарстанның төрле районнарында да бар мондый мөмкинлек.

Корбан чалдырту хезмәтләренә ышаныргамы? Дин әһелләреннән белештек

Картага акча күчерәсең дә, синең өчен чалып та, эшкәртеп тә, хәтта таратып та бирәләр. Кайбер мәчетләр корбан чалу шарты итеп, итне мәчеткә калдыруны атыйлар. Үзең килеп йөрмә, үзебез барысын да башкарабыз, мохтаҗларга таратабыз, янәсе. Шуңа да әлеге күренеш халык күңелендә шик уятмый калмый. Акчасын түлим, ә корбан тиешенчә чалынырмы һәм ияләренә барып ирешерме соң? Әлеге хезмәтләргә ышанырга буламы? Дин әһелләреннән шул хакта белештек.

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы:

– Тирә-якта ялган, алдау күренешләре таралганга күрә, халыкта ышаныч югалды. Шулай ук үз өлешен гайбәтчеләр һәм яла ягучылар да кертмәде түгел. Сәбәбе шулай ук кешенең үзендә дә була. Үзе алдаларга яраткан кеше башкаларга ышанмый. Әйтелгән ысул белән кеше корбан чалдыра икән, димәк, ул аны ышанып тапшырган, ә кем ышанмый, ул башкаларга мөрәҗәгать итә яисә үзе чала.

Булат хәзрәт Мөбарәков, Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы, Казан казые:

– Әлеге хезмәтләр үзе корбан чала алмаган, корбан итен тарата алмаганнар өчен кулай. Ышанычы булмаганнар үзләре асрый, үзләре үстерә һәм үзләре чала, яисә корбанлыкны сатып алып, үзе чала. Дөрестән дә, мондый хезмәтләрдән файдаланучылар шактый. Акча түлиләр дә, корбан чалдым, диләр. Ул болай эшләгәндә дә кабул булыр, иншаллаһ. Әмма корбан чалуның төп максаты – берләшү һәм Аллаһка якынаю. Шуңа күрә корбан чалуны үзең башкару яисә анда үзең катнашу, үзең тарату хәерлерәк.

Солтан хәзрәт Морадыймов, «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы:

– Киресенчә, соңгы вакытларда корбан чалулар, русча әйтсәк «для галочки» гына башкарыла кебек. Үтәдемме, үтәдем кебек булсын өчен генә чалучылар да бар. «Хәзрәт, үзем килеп тормам, сезгә акчаларны карта аша гына күчерим дә, догаларын үзегез укып, итләрен дә үзегез таратыгыз инде», – дип шалтыраталар. Корбанның иң мөһим мәгънәсе – үзеңнән бер өлешеңне фида кылу, ягъни мохтаҗлар белән уртаклашу, алар белән бергә бәйрәм итү, аларның шатлыкларын күрү. Әгәр кеше бу әйберләрдән читтә калса, димәк, моны чын күңелдән башкарып чыккан дип әйтү авыр.

Раил хәзрәт Фәйзрахманов, Балык Бистәсе районының Тәберде Чаллысы авылы мәчете мөгаллиме:

– Корбанны үзең үстереп, үзең чалып, мохтаҗларга тарату яисә шулпа, пылау пешереп ашату – иң хәерлесе. Пәйгамбәребез (с.г.в.), үз кулы белән корбан чалып, мохтаҗларга өләшә торган булган. Димәк, бу – пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәте. Әмма корбан чалып, таратып бирү хезмәтләренең булуы да начар түгел, чөнки кешенең төрлесе бар. Кемдер хайванны жәлләргә, кемдер өләшә алмаска мөмкин. Ялгыз торучы хатыннар, яклаучысыз калган әби-бабалар бар. Алар өчен бу хезмәтләрнең зыяны юк.

Шик бөтен өлкәдә дә бар инде ул, динебезне дә читләп узмаган. Шуңа күрә акча түләгәнче, бу оешма яисә кеше хакында белешергә кирәк. Ышанычлырак, диндаррак, тәкъварак кешене табу мөһим. Иң беренче очраган кешегә акчаңны чыгарып бирә алмыйсың бит, шуңа күрә эзлә, сораш.

Шунысы да мөһим: корбан чалырга дип акча юллаганнан соң, синең өстеңнән бу йомыш төшә. Малларны чалам һәм таратам дип ышандырган кеше Аллаһтан куркырга тиешле, чөнки кыямәт көнендә үз эше өчен ул үзе җавап бирәчәк.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре