Газетага язылу

Велосипед белән Мәккәгә барган Йосыф Вәлиуллин: «Юлга акча, вакыт һәм сәламәтлек кирәк»

«Аллаһ насыйп итеп сәфәремне тәмамлыйм. Бассейнга, көрәшкә йөри башлармын, урманда йөреп, үз караватымда уяна башлаячакмын».

Велосипед белән Мәккәгә барган Йосыф Вәлиуллин: «Юлга акча, вакыт һәм сәламәтлек кирәк»

Велосипед белән Мәккәгә юл тоткан Казан егете Йосыф Вәлиуллин социаль челтәрдә үзен күзәтеп баручыларга шулай дип хәбәр итте. Тәвәккәлләп зур сәяхәткә чыгып китеп, бер айда гомрә кылырга, Мәккә, Мәдинә һәм Иерусалимдагы Әл-Әкса мәчетләрендә булу бәхетенә ирешкән егет белән юлының иң истәлекле тукталышларын барлыйбыз.

– Йосыф, велосипед белән изге җирләргә чыгып китү уе кайчан туды? Нибары бер рюкзак белән олы юлга кузгалганда кыюлык та кирәктер?

– Мәккәгә барасы килү хыялы берничә ел башымда йөри иде инде. Мин аны барыбер тормышка ашырасымны белдем. Кайчан икәне генә билгесез иде. Башланган сәяхәтем Мәккәдә тәмамлансын иде, дип ниятләдем һәм дога кылдым. Төрле юллар, төрле авырлыклар аша изге җирләргә барып җиттем, гомрә кылдым. Ел ярымга сузылган сәяхәтемнең нияте Мәккә булса да, юллар урау һәм катлаулы булды. Шөкер, очраган кешеләр, вакыйгалар миңа Аллаһ ярдәме белән изге җирләргә барып җитәргә ярдәм иттеләр. Рюкзак кына җитми. Физик әзерлек, телләр белү дә кирәк. Балачактан спорт белән дус мин. Согуд Гарәбстанында, Даммам шәһәрендә альпинистлар белән дуслаштым. Төрле авырлыктагы трассалы заллары бар, бераз шунда шөгыльләнеп алдым. Бу спорт төре аяк көче генә түгел, кул көченең, пресс, бармак мускуллары көче дә кирәк булуын аңларга ярдәм итте. Телләргә килгәндә: мәктәптә өйрәнгәннәрне кулланып, сөйләшеп торгач, аралашуда мәшәкать тумады.

– Мәккәгә барып җитүнең җайлырак юллары да бар бит...

– Безнең бабаларыбызга хаҗ һәм гомрә юллары бер дә җиңел бирелмәгән. Юлда акчаларын гына түгел, тагын да кадерлерәк һәм кыйммәтрәк вакытларын да, сәламәтлекләрен дә кызганмаганнар. Минем дә шундый тәҗрибәне узасым килде. Бабаларыбыз өйдән үк кәфенлеккә төренеп чыкканнар. Кире әйләнеп кайту мөмкинлеге буламы-юкмы әле, юлда вафат булсалар, шул кәфенлек белән җирләсеннәр өчен эшләнгән бу.

– Әти-әниең ничек карады моңа? Балаларын билгесез дә, сынаулы да юлга чыгарып җибәрергә ризалаштылармы?

Әти-әнием миңа – олы улларына үзе теләгән шөгыльне табарга ирек һәм мөмкинлек бирделәр, дөнья белән танышасы килү теләгемә, чын тормышны татып каравыма каршы килмәделәр. Моның өчен бик рәхмәтлемен аларга. Юлда күргән-кичергәннәрнең барысын да сөйләмәдем, алайса, борчылырлар иде. Израильгә чыкканны, дәрәҗәсе буенча өченче урында торган изге Әл-Әкса мәчетенә юл тотуымны бөтенләй әйтмәдем. Шундый тынгысыз вакытта бу мәчеткә барып җитә алуым әти-әнием өчен генә түгел, туганнарым өчен дә могҗизага тиң вакыйга булды. Бу хакта белгән якыннарым минем өчен сөенделәр, мин алар өчен дога кылдым.

– Авырлыклары янына чыгымнар да өстәлә. Күпме акча киткәнен исәпләдеңме? Үз акчаң үзеңә җиттеме?

– Велосипедны, киемнәр һәм аксессуарларны сатып алдым. Юлга акча тупладым. Мопед белән доставка хезмәтендә эшләдем, мәктәптә эшләгән акчамның да беразын җыеп бардым. Чабакса мәчетендә балалар лагеренда эшләгән акча да сәфәр янчыгына салынды. Әлбәттә, Казаннан алып киткән акча бөтен юлга җитми инде. Сәяхәтнең беренче өлеше Таҗикстанга кадәр дәвам итте. Акчам шул ике арада тотылып бетте. Яңадан акча туплар өчен Кыргызстан белән Казахстанда тукталдым. Әз-мәз булса да телне өйрәнеп, эшләп алдым, дуслар таптым. Казахстанга Җитикара шәһәре аша кердем. Шул шәһәрдә спорт өчен җаваплы бер җитәкче абзый белән таныштым. Ул мине Астанага җиткәнче үз танышлары аша озата барды дияргә була. (Шәһәрләр арасы 970 чакрым. – Авт.) Һәр авылда, һәр җирлектә аким дип йөртелә торган җитәкчеләр бар, шулар белән элемтәгә кереп, мине түбәле дә, ризыклы да итте. Ярдәм итүче хәерле кешеләр очрап торды. Алма-Атада бер гаилә үзенә сыендырды. Ашаттылар, йоклаттылар гына түгел, эш тә тәкъдим иттеләр. Үз бизнеслары бар иде, аларда эшләп алдым бераз. Нәфесне тыю өчен, ай ярым картлар йортында санитар булып эшләдем. Фәкать үз теләгем иде бу.

– Изге ниятле юлда сынаулары да, кеше ышанмаслык хәлләр дә була. Бәлки берәр кызыклы хәл булгандыр?

– Әйткәнемчә, сәяхәтемне ике өлешкә бүлеп хәтерләп калдым. Россиядән Таҗикстанга, аннары Казахстаннан Согуд Гарәбстанына, яңадан Израиль һәм Фәләстыйнга кадәр бардым. Юлның беренче яртысында велосипедның көпчәге шартлап азаплады. Алма Атадан киткәндә: «Аллаһым, миңа гомрә юлымны җиңел кыл», – дип, камерасыз тәгәрмәч куйдырдым. Шулай килеп чыкты да. Ул тугры хәрби хезмәткәр кебек, Мәдинәгә кадәр хезмәт итте.

– Иң авыры кайсы илдә булды?

– Һәр илдә үз авырлыклары, кыенлыклары булды. Әмма кыенлыклар – кешенең дошманы түгел, бик яхшы остаз алар. Шулай дип уйлаганда, аларны җиңү җайлырак бирелә. Авырлык бер илгә дә бәйле түгел иде. Иң зур сынауны җил алып килде. Велосипедта хәрәкәт иткән кеше аның авырлыгын аңлар. Чүлле, эссе җирлектә тагын да кыенрак. Еш кына ачык һавада йокларга туры килде. Гомумән, кунакханә өчен акча әрәм итмәскә тырыштым. Индус һәм гарәп ризыклары белән тукландым.

– Кайткач, бассейнга, көрәшкә йөри башлармын, дип язгансың. Көрәш нигә кирәк булды?

– Бу – юлдагы авырлыкларга бәйле түгел, сәяхәт вакытында туган теләк. Минем туганнар арасында көрәшчеләр күп. Йөз төрле башка спорт белән шөгыльләнеп карадым, әмма көрәшкә гел чират җитмәде. Бу хәлне үзгәртергә кирәк, дип уйладым менә. Дуслар белән үзара көрәшәбез, әмма минем бу өлкәдә осталыкка ирешәсем килә. Гомумән, уктан ату, йөзү, атта чабу һәм көрәш – сөннәт булып саналган спорт төрләре. Хайкинг, ягъни табигатьтә җәяү йөрү сүзе ул вакытларда әле кулланылмаса да, Мәккә-Мәдинәдә булган, анда йөргән кешегә пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хайкингны яратканы да аңлашыла. Моның өчен 1750 гә якын баскыч атлап, Мәккә янындагы Хира мәгарәсенә менеп карау да җитә.

– Юлда дуслар таптыңмы?

– Контактлар исемлегендә яртысы чит ил кешеләре хәзер. Мәсәлән, Көньяк Корея егете Пьонджун белән таныштым. Икебез дә Казахстанның бер кунакханәсендә тукталган идек. Яңгырлы, давыллы дүрт көнне шунда уздырырга туры килде. Икебез дә Ташкентка юл тотабыз икән. Әмма ул бу яклардагы гореф-гадәтләрне, телне белмәгәч, юлда адашкан. Ташкентка аның белән бергә барып җиттек. Юллар шунда аерылды. Әмма әле дә аралашып яшибез.

– Әл-Әкса мәчетенә баруыңны да сөйлә инде. Ул якларда тынычлык юк бит...

– Әйткәнемчә, якыннарыма да әйтмичә, тәвәккәлләп юлга кузгалдым. Израильгә чикне Иордания аша, Хөсәен короле күпере буйлап чыктым. Чыкканда 2000 сум салым түләргә кирәк. Израильгә кергән өчен дә 12 000 сум түлисе. Кергәндә сорау алалар, мин анда 2 сәгать утырдым, шуннан соң гына чикне чыгарга рөхсәт бирделәр. Мәчетнең эчендә булдым. Анда кергәнче рюкзакны, база буенча паспортны тикшерделәр, аннары шәһадәт белән «Фатиха» сүрәсен әйттерделәр. 20 минуттан мин изге мәчет эчендә идем инде. Кире Иорданиягә 10 минутта чыктым. Израильдә шул Иерусалим шәһәрендә генә булдым. Анда сугыш бик сизелми, бу шәһәргә тимәскә тырышалар. Сугыш Капернаум, Тель-Авив һәм Хайфа шәһәрләрендә сизелә. Анда урнашкан диңгез портларына һөҗүм итәләр. Әл-Акса мәчетенең кайбер өлешләре җимерек, бәдрәф хәле дә начар, элмә такталарда хәрефләр күренми. Аның каравы Иерусалимның яһүдләр яшәгән урамнарында һәр йорттагы хәрефләр күренеп тора, алар яңа. Аерма нык сизелә.

– Сәяхәт сине үзгәрттеме?

– Юлга чыкканда миңа әле 21 яшь кенә тулган иде, менә тиздән 23 яшемне билгеләп үтәм. Шушы яшь арасында да үзгәрә кеше, ә мин бу аралыкта бик күп җирләрдә булдым, яңа кешеләр, яңа милләтләр белән таныштым. Әлбәттә, үзгәрдем.

Сәяхәт мине һәр вакыйганы, һәр башлангычны уңай кабул итәргә, озак вакытлы, сыналган мөнәсәбәтләргә өстенлек бирергә, кешедә кешене күрергә өйрәтте.

Тормыш шигаре булырлык кагыйдәләрем барлыкка килде. Хәләл юл белән табылган акчаның гына бәхет китергәнен, һәр сынауның нәкъ синең өчен булдырылганын, сине үстерер өчен тудырылганын беләм хәзер. Хаклык ягында булуың исә һәрвакыт үзен аклый. Төрле вакыйгаларның офыкларын киңрәк ачкан саен тирә-якта күргән әйберләрне яхшырак аңлый башлыйсың. Хәтта биналарның фасадлары һәм таш өстендә калдырылган эзләр дә нәрсәдер турында сөйли.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре