Газетага язылу

Дәүләт Умәров: «Максатыбыз – татар биюен популярлаштыру»

Бигрәк кызык бу язмыш дигәнең. Үзенекен эшлим дисә, барыр юлыңа киртәләрен дә, сынауларын да китереп куя, эш-планнарыңны да үзгәртә.

Дәүләт Умәров: «Максатыбыз – татар биюен популярлаштыру»
Фото: шәхси архивтан

Казандагы танылган «Мирас» балалар ансамбле җитәкчесе, хореограф, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дәүләт Умәровның да язмышы кызыклы. Әстерхан өлкәсендә туып үскән егет ул. Балачакта биюче булырмын дигән уй башына да кереп карамаган. Ләкин туганда ук аңа татар халкының бию сәнгатен өйрәнү, үстерү вазыйфасы йөкләнгән, күрәсең. Аның белән «Мирас» ансамбленең концертына әзерләнеп йөргән көннәрдә очраштык.

– Сез Әстерханда да, Казанда да бик күп балаларга биюләр өйрәтәсез. Утыз елдан артык гомерегезне шушы хезмәткә багышлаган хореограф, балетмейстер. Бию җене сезгә кайчан кагылды?

– Мин авыл малае, Әстерхан өлкәсенең Кызан авылында туып үстем. Ләкин балачакта биюче булам дигән хыялым юк иде. Гитарада уйнарга өйрәндем, рәсем ясарга ярата идем һәм, рәссам булам, дип хыялландым. Икенче сыйныфта мине пионерлар лагерена җибәрделәр. Анда хореография дәресләре үткәрделәр. Мине дә сайлап алдылар. Шул чагында сәләтем бар икән дип уйлаганым истә. Шуның белән шул. Мәктәпне тәмамлагач, рәссам булу хыялы белән сәнгать училищесына бардым. Рәсемнәремне карадылар да, сәнгать мәктәбен тәмамламагансың, дип алмадылар. Укырга кермәдем, дип кире авылга кайтып китә алмыйм бит инде. Янәшәдә генә мәдәният училищесы бар иде. Хореография бүлегенә укучылар җыялар дигән белдерү күрдем. Анда бик шатланып каршы алдылар. Авыл баласы бит инде, биюче киемнәрем дә юк. Укытучылар биетеп карады да: «Син кайда йөрдең соң, нишләп моңа кадәр килмәдең? Сәләтең бар, алабыз», – диделәр. Укый башлагач, биюне шулкадәр яраттым! Ул чорда «Танцор диско» дигән һинд фильмы чыкты. Мине дә авылда «танцор диско» дип йөри башладылар. Аннары брейк данс чыкты, аны да өйрәндем. Бервакыт безнең училищеда Пермьнең опера һәм балет театрыннан килгән артистлар репетицияләрен уздырды. Шунда гомеремдә беренче тапкыр чын балет күрдем. Бу сәнгатькә гашыйк булдым, ничек алар шулай бии ала, мин дә шулай эшли алам бит, дип сокландым. Тормышымдагы әнә шундый вакыйгалар мине бию сәнгатенә алып кереп китте.

– Сез оештырган «Мирас» ансамбле бик үзенчәлекле, башкалардан аерылып тора. Биюләр, костюмнар белән генә түгел, аның эчке мохите дә башка.

– Максатыбыз – татар биюен күрсәтү, аны популярлаштыру. Чөнки безгә татар балалары йөри. Аларга бит милли бию хәрәкәтләре ана сөте белән сеңгән. Мин нинди генә хәрәкәт күрсәтсәм дә, барыбер татарчалаштырып бииләр. Бервакыт Татарстанның җыр һәм бию ансамбле баш балетмейстеры Раилә Гарипова: «Син Әстерхан татарлары биюен беләсеңме?» – дип сорады. Юк, белми идем. Әстерхан татарларының биюе үзгә, ул Кавказ халыклары биюенә якын. Шул сораудан соң уйга калдым. Өйрәнеп, сәхнәдә куярга кирәк дигән максат белән татар авылларына экспедицияләргә чыктым. Биюләрен, җырларын барысын да видеога төшереп йөрдем һәм Әстерхан татарлары биюен куйдым, остаханәләр оештырдым. 1999 елда мине Казанга чакырдылар. Монда аны җыр һәм бию ансамблендә куйдым. Ул вакытта бу биюне беркем дә өйрәнмәгән иде. «Әстерхан татарлары биюләре» дигән китап та чыгардым. Диссертация дә якладым. 2005 елда мине фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова Казанга чакырды. «Биюләр турында язучы хореографлар юк, кил», – диде. Без Идел буе төбәкләрендә, Саратов, Самара, Түбән Новгород, Төмән, Тобольск өлкәләрендә йөреп чыктык. Бик күп материал җыелды. Грант буенча биюләр турында тагын китап чыгардык. Мин менә шул биюләрне хәзер сәхнәләштереп, балалар белән куярга тырышам.

– Балалар ул биюләрне ничек кабул итә?

– Бездә Урал, Самара, Себер, Әстерхан татарлары, керәшен биюләре бар. Балалар аларны бик яратып бии. Әти-әниләргә зур рәхмәт, бик кыйммәтле костюмнар, читекләр тектерәбез. Ел саен яңа биюләр куям. Өйрәнелмәгәннәре, инде югалганнары да бик күп. Узган гасырның 60–70 нче елларында биюләр авылларда әле саклана иде. Шул вакытларда җыйган булсак өлгереп кала идек. Хәзер инде аларны белүче кешеләр юк. Безнең төрле җирләрдә яшәгән татарларны санасак, халкыбызның бер меңнән артык биюе булырга тиеш. Үземдә генә дә халыкка әле чыгарырга өлгермәгән шактый материал бар. Без төп хәрәкәтләрне Гай Таһиров язып калдырган «Йөз татар фольклор биюе» китабы буенча өйрәнәбез. Татарлар өчен йөз бию генә бик аз. Милләттәшләребез кайларга гына таралмаган. Литва, Польша, Румыниядә яшәгән татарлар да бар. Без анда барып, аларның биюләрен әле өйрәнгәнебез дә юк. Күп нәрсәне югалтканбыз. Ул биюләрне кем эзләп табар, дип борчылам. Казан мәдәният институтында да укытам. Бәлки андагы студентлар белән бергәләп туплап, китап чыгарып булыр, дип хыялланам.

– Ә яшьләр арасында сезнең кебек фанатлар бармы соң?

– Бардыр, ләкин бик аз. Күбесе заманча бию ярата. Татар биюен биергә, эзләргә теләкләре юк. «Мирас» ансамблендәге яшьләребез кызыксына әле. Кызым Элеонора, Сәйдә Кадыйрова, Алия Фәсхетдинова бездә укытучы булып эшлиләр. Алар «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында да катнаша. Бергәләп татар биюләрен, хәрәкәтләрне балаларга сеңдерергә тырышабыз.

– Сезнең ансамбльдә шөгыльләнгәннән соң тормышларын бию белән бәйләүчеләр бармы?

– Әлбәттә, бар. «Мирас» ансамблендә татарча биеп йөргән Дмитрий Уксусников – хәзер Белоруссиянең Опера һәм балет театры солисты. Без Санкт-Петербургта конкурста катнаштык һәм анда гран-при алдык. Жюрида Эйфман академиясе укытучылары утырды. Алар Дмитрийны үзләренә алырга теләүләрен әйтте. Казанга кайткач, бу тәкъдимне Диманың әбисенә җиткердем. Бик куанып риза булдылар. Дима шул академиядә укып чыкты һәм Белоруссиядәге театрны сайлады.

– Хәзер сәнгатьнең кайсы төрен алсаң да, ир-егетләргә кытлык. Биергә теләүче малайлар киләме?

– Кызлар күбрәк. Малайлар санаулы. Бу әти-әнидән дә тора бит. Алар улларын күбесенчә футбол, хоккейга йөртә. Ә баласын ансамбльгә китереп, чыгышларын күргәннән соң әти-әни аңлый башлый, аларда горурлык хисе туа. Бер әти: «Улым белән пляжда горурланып йөрим. Аның фигурасы, үз-үзен тотышы башка. Табибка баргач, ул да: «Сез нинди спорт төре белән шөгыльләнәсез?» – дип сорый», – диде. Бию сәламәтлек өчен дә бик файдалы.

– Ансамблегез белән концерт оештырып йөрисез икән. Тамашачыга нинди программа тәкъдим итәргә җыенасыз?

– Узган ел без Әстерханда «Мирас» ансамбленең 30 еллыгын зур концерт белән билгеләп үттек. Казанда эшемне башта 18 нче номерлы мәктәптә башлаган идем, аннары 16 нчы номерлы мәктәптә дәвам иттек. 20 ел шунда эшлибез. Концертыбыз театральләштерелгән тамаша булачак. Әстерханда атаклы шәхес – «Идел» татар газетасын нәшер иткән Абдрахман Умәров бар. Кырым татарларының танылган шәхесе Исмәгыйль Гаспринскийны, татар халкының мәшһүр мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанине дә беләбез. Менә шушы кешеләр бала чакта нинди булды икән? Без сценарий язып, аларны кечкенә Апуш белән очраштырдык. Бергәләп мирас угын эзләячәкләр. Концерт биюләр белән үрелеп барачак. 11 июньдә «Чулпан» мәдәни үзәгендә көтеп калабыз.

– Сез берничә ел элек туган ягыгыз Әстерхан өлкәсенә кайтып китәргә һәм анда Татар мәдәнияте үзәген төзергә дигән уйлар белән йөргән идегез. Казанның тарту көче сезне җибәрмәде, ахры?

– Шулайдыр. Казанда 21 ел эшләдем, кызларым да шушында үсте бит. Балаларымның татарча сөйләшеп, татарлар белән аралашып үсүен теләгән идем. Әстерханда халык милли, татарча вакыйгаларга сусап яши. Авылда клуб та юк. Әгәр берәр татар артисты килсә, аны көтеп алалар, концертларны яратып карыйлар. Пандемия башлангач, минем башыма Әстерханга кайтырга кирәк дигән уй килде. Татар мәдәнияте үзәген булдырып, анда театр оештырырга, концертлар куярга кирәк, дип йөрдем. Ләкин кызларым: «Юк, Казаннан китәргә теләмибез», – диделәр. Аларның теләге булмагач, мин ничек китим инде?! Мәдәният институтына эшкә дә чакыргач, калдым. Алда әле башкарасы бик күп эшләр бар.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре