Газетага язылу

Казанда VK Fest бәйрәмендә катнашучы йолдызлар исемлеге мәгълүм булды

Казанда VK Fest бәйрәмендә Клава Кока, Дима Масленников, “Вики Шоу”, “Импровизаторы”, Платон Горохов, Ян Топлес һәм Супер Стас автограф-сессияләр уздырып, үзләренең иҗатыняратучылар белән аралашачак.

Казанда VK Fest бәйрәмендә катнашучы йолдызлар исемлеге мәгълүм булды
Фото: vkfest.ru

Фестиваль 7 июньдә “Казан” Гаилә үзәгендә узачак. VK Fest сәхнәсендә FEDUK, Дима Масленников, Клава Кока, Татьяна Куртукова, “Сироткин” төркеме, Ришат Төхвәтуллин, Дора һәм Zivert чыгыш ясаячак.

Кунакларны, музыка һәм танылган шәхесләр белән аралашудан тыш, лекцияләр, мастер-класслар, күңел ачулар һәм аерым бер татар мохите көтә: VK Fest бәйрәмендә янә үзебезнең артистлар белән татар сәхнәсе пәйда булачак. Фестиваль программасына кертелгән барлык чаралар турында алдан хәбәр итеп куелачак. Билетларны vkfest.ru сайтыннан алырга һәм  шунда ук бәйрәм турында тәфсилле мәгълүматлар белән танышырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре