Мәйдан
Татар зыялыларының XIX гасыр башыннан ук татар телендә милли матбугат оештыруга омтылышлары Россия хөкүмәте тарафыннан кискен тыелып килгән. 1883 елдан башлап Бакчасарайда нәшер ителгән «Тәрҗеман» газетасы Россия империясендәге төрки-татарлар өчен дистә еллар дәвамында бердәнбер вакытлы матбугат органы булган.
Ниһаять, 1905 елдан башлап, татарларның үз милли матбугатлары мәйданга чыга. Әлбәттә, бу сандагы газета-журналларның барысы да тотрыклы рәвештә нәшер ителмәгән. Кайберләре дистә елдан артык чыкса, икенчеләренең берничә ел, берничә ай яки берничә сан гына дөнья күргәнлекләре мәгълүм. Өстәвенә берәр тантана, юбилей яки бәйрәм уңаеннан бер көнлек газеталар чыгару тәҗрибәсе дә булган.
1917 елгы февраль инкыйлабыннан соң төрле төбәкләрдә татар телендәге газета һәм журналларның саны тиз арада арта. Ләкин 1905 елдан соң чыгып килгән һәм 1917–1918 елларда өстәлгән күп сандагы татар газета һәм журналлары Советлар хөкүмәтенең 1918 елдагы карары нигезендә «контрреволюцион, буржуаз һәм иске тормыш тарафдарлары» буларак чыгудан туктатыла.
Аннан соң, 1918–1920 елларда, Россиядә Гражданнар сугышы вакытында бер-берсенә дошман саналган «ак»лар һәм «кызыл»лар тарафдарларының төрле хәрби-фронт газеталары дөньяга чыгып алса да, аларның гомерләре кыска булган.
Ә 1921–1924 елларда барлык татар вакытлы матбугаты «кызару» чорын кичерә. 1925 елга татар газета һәм журналлары тулаем Коммунистлар партиясе һәм советларның канаты астына алына. Еллар дәвамында формалашкан татар вакытлы матбугатының үзенчәлекле традициясе шушы еллардан башлап тамырдан үзгәреш кичерә, миллилеген югалтуга йөз тота. Халыкның рухи ихтыяҗлары арткы планга күчерелеп, аның урынын индустриаль-техник, тимер-бетон, бәрәңгечелек һәм ашламалар фәлсәфәсе ала.
Ният
1999 һәм 2000 нче елларда дөнья күргән татар вакытлы матбугатының библиографик күрсәткечләре белән мине очраклы гына филология фәннәре докторы Лена апа Гайнанова таныштырган иде. Беренче карашка бик вак, тавык чүпләп бетерә алмаслык әлеге эш аның абыйсы – филология фәннәре кандидаты Рашат Гайнановка бәйле булып чыкты.
Бу хакта академик Миркасыйм Госманов истәлекләр дә язып калдыра. Бервакыт шулай бер язмасы өчен Галимҗан Ибраһимов әтисенең исемен эзли ул. Хезмәттәшләре, Гайнанов Рашат табып бирсә генә инде, дигәч, аңа мөрәҗәгать итә. Сөйләшү көндез була. Кич белән галим телефоннан: «Йолдыз»ның 1913 елгы төпләме, 16 апрельдә чыккан 970 нче саны», – дигән мәгълүмат җиткерә. Шунда ул аның картотека төзү эше белән мавыгуын да ишетә.
– Рашат Гайнановны бер очратканда, хикмәтле картотекасы хакында тәфсилләбрәк сораштым, – дип яза Миркасыйм Госманов. – Студентлык чорында һәм аспирантурада укыган елларында ук ул элекке газета-журналларда мәдәният һәм әдәбият тарихына караган һәр материалны, кыскача гына эчтәлеген ачып, аерым карточкага теркәп барган икән. Үзе эшли торган конкрет темага караганнарын да, карамаганнарын да. Шул рәвешчә киң колачлы белешмәлек барлыкка килгән. Бер үк вакытта ул үзе укыган, үз күзләре белән күргән яки башка кешеләрнең хезмәтләреннән укып белгән татарча газета-журналларның исемнәрен дә аерым картотекага махсус теркәп, исемлек төзи башлаган. «Гомерем җитсә, – дигән иде ул шул чакта уйчан гына, – революциягә кадәр татар телендә чыккан барлык газета-журналларның тулы исемлеген төзергә ниятем бар. Коры исемлек кенә түгел, бәлки кайсының кайда, күпме һәм нинди саннары сакланганлыгын күрсәтә торган төгәл белешмә дә кирәк безгә».
Рашат Гайнанов вафат булганнан соң, аның архивындагы иске басма китапларны һәм XX гасыр башындагы татар газета-журналларын Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә күчерәләр. Милли матбугатыбыз тарихында якты эз калдырган «Аң», «Шура», «Әл-гасрел-җәдит» журналлары һәм «Нур», «Азат», «Азат халык», «Таң йолдызы», «Казан мөхбире», «Йолдыз», «Вакыт», «Әл-Ислах», «Кояш», «Эшче» кебек газеталарның аерым еллардагы төпләмнәре Үзәк китапханәне баету өчен зур хәзинә була.
Шушы хәлдән соң шактый еллар үткәч, Казан дәүләт университеты проректоры Миркасыйм Госмановка: «Рашат Гайнановны эштән чыгарганнар икән», – дигән хәбәр килеп ирешә. Имештер, вакыт-вакыт эшкә йөрмәве сәбәп булган. Бу хәлгә бик гаҗәпләнә ул. XX гасыр башы татар әдәбияты, татар культурасы тарихы буенча энциклопедик белемгә ия, һаман иҗади эшкә сәләтен саклаган шундый кешенең эшеннән чыгарылуы акылга сыймаслык хәл була аның өчен. Озак уйлап тормый: остазын эш урынына чакыра, университетта оештырылган археографик лабораториягә эшкә керергә тәкъдим итә. Әгәр риза булса, революциягә кадәрге татар матбугаты хакындагы үзе төзи башлаган белешмәне тәмамлау бурычы йөкләнү мөмкинлеген белдерә. Рашат абый җанланып китә. Тик аңа Ленинград, Уфа, Алма-Ата белән Ташкентка да барырга кирәклеген әйтә. «Хәзер инде ерак юлга чыгу да куркыта, акча ягы да бик кысан. Бурычны үти алмыйча, оятка калмаммы икән?» – дип тә шикләнә. Миркасыйм Госманов аңа ярдәмгә фән дөньясына яңа аяк баскан ике егетне билгели.
50 елдан соң
Егетләр дигәнебез фән өлкәсендә соңрак шактый эшләрне колачлаган Раиф Мәрданов белән Фәрит Шәкүров булып чыга. Рашат Гайнанов мондый тырыш, җаваплы ярдәмчеләр булуга бик шатлана. Төпле генә эшләп тә китәләр. Тик 1990 нчы елларда уку йортында кыенлыклар башлану сәбәпле, хезмәткәрләр кыскартыла, командировкага йөрү өчен дә акча саега. Ерак шәһәрләргә сәфәрләр оештыру турында хәтта уйларлык та булмый. Өстәвенә Рашат абыйның сәламәтлеге дә какшап китә. 1990 елның 9 декабрендә ул «тыныч кына» бакыйлыкка китеп бара.
Шулай итеп, Рашат Гайнановның идеясе вә тырышлыгы белән башланган эш төрле объектив сәбәпләр аркасында тәмамланып җитмәгән килеш кала. Кыскартылу нәтиҗәсендә Раиф Мәрданов Милли китапханәгә эшкә күчә, Фәрит Шәкүров Чаллы ягына ук китеп бара. Шулай да егетләр остазларына ихтирам йөзеннән күрсәткеч буенча эшләүләрен дәвам итәләр. Милли китапханә ярдәме белән ерак шәһәрләргә сәфәр оештыру мөмкинлеге дә туа. Төрле төбәкләрдән элек исәпкә алынмаган өр-яңа материаллар кайта.
Шул рәвешчә, XX гасырның 50 нче елларында ук аспирант Рашат Гайнанов туплый башлаган, 80 нче еллар ахырында лаеклы ялда килеш шактый тулыландырылган, 90 нчы елларда исә каләмдәшләре тырышлыгы белән төгәлләнеп, эшкәртелеп беткән күрсәткеч, ниһаять, 1999 һәм 2000 нче елларда, ягъни 50 елдан соң (!) аерым китап булып басылып чыга. Сынап карау өчен чыгарылган беренче басмасы 200 генә нөсхә булса, 2020 елдагы тулырак варианты 500 данәдә нәшер ителә. Һәр ике очракта да хезмәт өч кеше – Рашат Гайнанов, Раиф Мәрданов, Фәрит Шәкүров авторлыгында басыла.Лена апа Гайнанова әйтүенчә, тулылыгы җәһәтеннән элегрәк чыккан башка күрсәткечләрдән шактый аерылып торган (әмма аларның казанышларыннан актив файдаланган) бу хезмәтнең бер иң мөһим өстенлеге бар. Ул газета-журналларның кайда күпме нөсхәләре, конкрет саннары саклануы төгәл күрсәтелүдән гыйбарәт. Димәк, киләчәктә теге яки бу матбугат органын карарга, өйрәнергә теләгән кеше кайда нәрсә барлыгын алдан белеп эш итә алачак дигән сүз бу. Белгечләр әйтүенчә, әлеге эшкә нокта куелмаган. Әллә нигә бер булса да, яңа исемнәр, фактлар ачылып тора. Шуңа күрә бу өлкәгә кагылышлы тарихны өйрәнергә дә өйрәнергә әле.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез