– Корбан чалу гамәленең тарихы Ибраһим (г.с.) һәм аның улы Исмәгыйль (г.с.) белән булган вакыйгага барып тоташа: Аллаһы Тәгалә, Ибраһим пәйгамбәрне сынап карау максатыннан, аның бердәнбер улын корбан итеп чалырга әмер итә. Ибраһим (г.с.) әлеге әмерне үтим дигәндә генә, мәрхәмәтле Аллаһ: «Мин сине тугрылыкка сынап карадым, кеше каны түгелмәсен, улың урынына менә шушы малны чал», – дип, җәннәттән бер тәкә җибәрә һәм Ибраһим (г.с.) шуны корбан итеп китерә.
– Солтан хәзрәт, искәртеп үтегезче: корбан чалу – мәҗбүри гамәлме?
– Ислам динендә «нисаб» дигән төшенчә бар. Ул «нигез» дигән мәгънәгә ия. Әгәр дә без мал-мөлкәт ягыннан билгеле бер нисабка җитәбез икән, корбан чалу безнең өчен тиеш гамәл булып тора. Мәсәлән, корбан көмеш белән санала. Шуңа да кешенең йокларга урыны, кияргә киеме, ашарга ризыгы һәм шуннан ары тагын 100 мең сум күләмендә акчасы бар икән, ул корбан чалырга тиеш. Торырга урыны, өстәлендә икмәге, өс-башын карарлык акчасы булмаса, бу очракта аңа корбан чалу мәҗбүри түгел. Әгәр шундый кыен хәлдә дә ул корбан чалса, аңа зур савап булыр. Ә корбан чалмый икән, гөнаһы саналмас.
– Кешенең ниятләре нинди булса, корбан кабул ителәчәк?
– Корбан китерү – Аллаһы Тәгаләгә якынайта торган гамәл, «карубә» дигән фигыльдән килә, ул гарәп теленнән «якынаю» дип тәрҗемә ителә. Шушы гамәлебезнең төп максаты Аллаһка якынаю булырга тиеш.
– Корбан чалу юмарт булырга өйрәтә, диләр.
– Әйе, сарык бәясе елдан-ел арта. Сыер-тана чалырга ниятләсәң, йөзәр мең сум акча кирәк. Ләкин чын мөселман моны изге ният белән башкара, итне фәкыйрьләргә тарата, чөнки итнең өчтән ике өлеше чалган кешегә түгел, ә мохтаҗларга тиеш. Ислам дине әнә шулай әлеге бәйрәм аша безне юмарт булырга өнди.
– Бүген халыкның тамагы тук, корбан итенә берәү дә мохтаҗ түгел, дип әйтүчеләр бар. Килешәсезме?
– Коръәни Кәримдә: «Чын мохтаҗ кешене тышкы кыяфәтенә карагач, бай дип уйларсыз», – диелгән. Аллаһка шөкер, мул тормышта яшибез. Ашарга ризыгыбыз, кияргә киемебез бар. Ләкин кеше турында киеменә карап кына фикер йөртмиләр. Кемнеңдер утка-газга түләсә, ашарына акчасы калмый. Ашарына алса, даруларга акчасы юк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә: «Гомерең буе өскә карап кызыгып йөрсәң – фәкыйрь, аска карап гыйбрәт алсаң, бай булырсың», – дигән.
– Кайберәүләр корбанны гает намазына кадәр чалып куя, болай эшләү дөресме?
– Рәсүлебез хәдис-шәрифләрендә: «Бүген (Корбан гаете көнне) без иң беренче эш итеп бәйрәм намазы укыйбыз, аннан соң корбан чалабыз. Кемнәр шулай эшли, алар сөннәтебезне үти, кем намаздан алдарак чала, аның корбаны гаиләсенә ит кенә булып санала», – ди.
– Чалынган корбанның тиресен сатарга ярыймы?
– Әйе. Хәзер тире җыючылар бар һәм без шуларга корбанлык тиресен тапшырсак, алар безгә күпмедер күләмдә акча бирә. Әмма шул акчаны без үзебезгә калдырмыйча, мескен-ятимнәргә сәдака итеп таратырга тиеш.
– Ә сөякләрен нишләтергә?
– Безнең әбиләребез аларны суга ташларга дип әйтәләр иде. Ләкин рәсүлебез хәдис-шәрифләрендә Аллаһыга аның сөяге дә, ите дә, мае да кирәкми, аңа безнең ихлас гамәл кирәк, дип әйткән. Шуңа күрә сөякләрне гади вакытта нишләтәбез, шулай эшләргә кирәк. Әйтик, күршеләрегез этләр тота икән, аларга бирергә була. Ләкин этләр ашагач, калганын күмеп куйсагыз әйбәтрәк. Чисталык ул – диннең яртысы.
– Корбан чалучының үз хезмәте өчен түләү алуы дөресме?
– Әгәр дә эш алдан ук түләнергә дип сөйләшенгән икән, без корбан чалучының хезмәтен акчалата бәяләргә тиеш. Әгәр дә хуҗа кеше: «Юк, мин синең хезмәтеңә акча түләмим, ә менә шушы корбанлыкның бер килограмм итен сиңа бүләк итеп бирәм, бу – синең эш хакың», – дисә, дөрес булмас. Корбан итен беркайчан да сатарга ярамый. Без берничек тә корбан чалучыга итне эш хакы итеп бирә алмыйбыз. «Хәзрәт, менә бер килограмм корбан итен ашыйсы килә иде, кайдан сатып алып була икән?» – диләр. Җавап бары бер: корбан итен сатып та, сатып алып та булмый. Хәзер республикабызның күп мәчетләрендә Корбан ашлары уздыралар, анда теләгән һәр кеше килеп, ризыктан авыз итеп китә ала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез