Татарстанда чираттагы антирекорд: тәүлек эчендә 912 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда коронавирусның 912 яңа очрагы теркәлгән, аларның 12се читтән кертелгән. 18 яшькә кадәрге авыручылар саны 197гә җиткән.

69 кеше хастаханәгә салынган, 843 кеше өйдә дәвалана.

География:
1. Казан – 297
2. Чаллы – 158
3. Әгерҗе – 32
4. Азнакай – 23
5. Актаныш районы – 19
6. Әлмәт – 5
7. Апас – 1
8. Баулы – 17
9. Балтач – 1
10. Бөгелмә – 70
11. Буа районы-19
12. Югары Ослан – 1
13. Биектау – 3
14. Алабуга – 6
15. Зәй районы – 1
16. Яшел Үзән – 7
17. Кама Тамагы – 6
18. Лаеш – 2
19. Лениногорск – 25
20. Мамадыш – 32
21. Менделеевск районы-59
22. Минзәлә – 26
23. Мөслим – 23
24. Түбән Кама – 21
25. Питрәч – 6
26. Саба – 2
27. Сарман районы – 11
28. Тукай районы – 16
29. Теләче – 10
30. Чирмешән – 7
31. Ютазы районы – 6

3 февральгә Татарстанда коронавирусның 51 402 очрагы теркәлгән.

1605 кеше үлгән, соңгы тәүлектә 6 кешенең гомере өзелгән. Алар — 1961, 1928, 1980 елгы ир-атлар һәм 1951, 1950, 1957 елгы хатын-кызлар.

Пандемия башланганнан соң 39 627 кеше савыккан, узган тәүлектә 162 кеше сәламәтләнгән.

Барлыгы 2 406 617 кешегә вакцинация ясалган (үсеш — 4 326), аларның 1 891 236ы икенче прививкаларын ясаткан. Кабат вакцинацияне 196 260 кеше узган.


Фикер өстәү