Татарстанда акча ягы такыррак кешеләр өчен кунакханә төзелә

Апас бистәсендә 47,4 миллион сумга ике катлы хостел төзиячәкләр. Төзелешкә акча Татарстан бюджетыннан бирелә. Дәүләт сатып алулар сайтына бу җәһәттән тендер урнаштырылган.

Проект нигезендә, кунакханә Красноармейская урамында, бассейн белән универсаль спорт залы янәшәсендә калкып чыгачак. Бинаның гомуми мәйданы – 2,1 мең кв.м. Хостел 21 номерга исәпләнгән. Техзаданиедә әйтелгәнчә, ул аз керемле кунакларны урнаштыру өчен билгеләнгән. Берьюлы 34 кешене кабул итеп булачак.

Хостелның тәүлек әйләнәсе эшләве күздә тотыла. Штатка биш хезмәткәр (администратор, горничный, сак хезмәткәре) кирәк булачак. Төзелеш быел 3 марттан башланып, 20 декабрьдә тәмамланырга тиеш.


Фикер өстәү