Казан урамнарында яңа бәдрәфләр төзелә

Казанда берничә җәмәгать бәдрәфен төзү күздә тотыла. Дәүләт сатып алулар порталында корылмаларны проектлау буенча заданиеләр урнаштырылган. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Төзелеш өчен инженерлык-тикшеренү һәм документлар әзерләү эшләре бәясе 2,11 миллион сум күләмендә исәпләп чыгарылган.

Яңа бәдрәфләр парк-скверларда, шулай ук стадион, метро һәм театр янәшәсендә калкып чыгачак. Тәгаенләп әйтсәк,
– Чистай урамында (Спортның су төрләре сарае һәм “Ак Барс Арена” стадионы тирәсендә);
– Гәрәев урамында (“Тулпар” стадионы);
– Петербург урамында (Курчак театры);
– Карбышев урамында (Төзелеш тармагының 100 еллыгы скверы);
– Академик Парин урамында (Универсиада авылы янәшәсендә) һәм 21/2 йорт янәшәсендә;
– Горький урамында (Лядской бакчасы);
– Коротченко урамында;
– Пушкин урамында (Ленин бакчасы);
– Үзәк стадион каршындагы мәйданчыкта;
– Чехов урамында (Аксенов скверы);
– Чистай һәм Декабристлар урамнары чатында (“Кәҗә Бистәсе” метро станциясе).


Фикер өстәү