«Пушкин картасы» ияләренең 70 проценты аны мобиль кушымтада ясаткан

Татарстанда «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Ул 14-22 яшьлек татарстанлыларга мәдәният оешмаларында үткәрелә торган төрле чараларга йөрү мөмкинлеге бирә. Карта хуҗуларының күпчелеге аны «Дәүләт хезмәтләре Мәдәният» мобиль кушымтасында рәсмиләштергән.

РФ Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2023 елның 1 маена Татарстанда 251 179 кеше «Пушкин картасы»ннан файдалана. Бу – мондый мөмкинлеккә ия яшьләрнең 70,97 процентын тәшкил итә. Республикада барлыгы 353 916 кеше әлеге картаны файдалана ала.

ТР Мәдәният министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстан абсолют күрсәткечләр буенча Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Краснодар краеннан соң дүртенче урында тора, ә катнашучылар саны буенча – бишенче урында. Соңгы күрсәткеч буенча Татарстаннан алдарак төбәкләр – Санкт-Петербург (97,81 процент), Мәскәү (73,1 процент), Чувашия Республикасы (72,47 процент) һәм Төмән өлкәсе (71,89 процент).

«Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында Татарстанда яшьләр иң күп йөри торган (быелгы кышкы-язгы чорда) дәүләт мәдәният учреждениеләренең беренче унлыгына түбәндәгеләр керә:

1. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры;
2. В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры;
3. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе;
4. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры;
5. ТР Милли музее;
6. Казан дәүләт яшь тамашачы театры;
7. Т.А.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры;
8. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы;
9. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее;
10. Чаллы дәүләт татар драма театры.

Театрларга әле июнь аенда да барып була, ә музейлар җәйгә «Пушкин картасы» ияләре өчен махсус программа әзерләде, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.

Мәдәни чаралар афишасы белән «Культура.РФ» порталында танышып була: www.culture.ru.

«Пушкин картасы» Бөтенроссия программасы РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 2021 елның 1 сентябреннән гамәлгә ашырыла. 14-22 яшьләрдәге гражданнар театр, музей, концертларга барганда шушы карта белән түли ала. Дәүләт һәр картага ел саен 5 мең сум акча күчерә. 2022 елның февраленнән бу программага кинотеатрлар да кушылды.

/Татар-информ


Фикер өстәү