Авиаһәлакәт вакытында югалган балаларны 40 көн узгач исән килеш тапканнар

Колумбия джунглиларында моннан бер айдан артык элек самолет һәлакәтеннән соң хәбәрсез югалган дүрт баланы тапканнар.

11 айдан 13 яшькә кадәрге балалар бик нык сусаганнар, аларга медицина ярдәме күрсәтәләр.

Авиаһәлакәт 1 майда җиңел моторлы самолет двигателе эштән чыгу аркасында килеп чыккан. Өч өлкән кеше һәлак булган, ә балаларны 40 көн дәвамында эзләгәннәр.


Фикер өстәү