Быел Татарстанда 224 бала югалган

Ел башыннан бирле республиканың хокук сакчыларына балалар югалу турында 224 гариза килеп ирешкән.

Бу хакта бүген журналистларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең 4 нче “Юдино” полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы – бүлек башлыгы урынбасары Екатерина Папазян хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада хәбәрсез югалган дүрт баланы эзлиләр. Аларның күбесе имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә икән.

Екатерина Папазян сүзләренә караганда, югалучылар арасында малайлар күбрәк. Ел башыннан бирле килеп ирешкән 224 гаризаның 115сы аларга кагыла. Югалган балаларның 78се приют, хастаханә, балалар йорты кебек дәүләт оешмаларында тәрбияләнә. Аларның күбесе гариза килеп ирешүгә үк табыла икән.
– Дүрт баланы исә әле дә эзлибез. 2006 елгы малай үзе тәрбияләнгән оешмадан инде 15 нче тапкыр кача.

Араларындагы бер кыз үсешендә психик тайпылыш булган балалар приютында тәрбияләнә, – ди Папазян.
Белгечләр балаларның югалуына китергән төп сәбәпләрне дә атый. Аерым алганда алар гаиләдәге бәхәсләр, психик тайпылышлары булу аркасында өеннән чыгып китә икән. 16-17 яшьлекләр бу адымга үзенең мөстәкыйльлеген дәлилләү өчен бара икән. Хәбәрсез югалган балалар арасында батып үлүчеләр, урманда адашучылар, үз-үзенә кул салучылар да бар.


Фикер өстәү