Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр арасында уздырылган илкүләм бәйгедә Татарстанның 6 шәһәре грант откан

510 миллион сум. Татарстанның 6 шәһәре әнә шулкадәр суммада грант откан. Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр арасында уздырылган илкүләм бәйгедә катнашу өчен, республикадан барлыгы 7 шәһәр гариза тапшырган булган. Җиңү бәхете Болгар, Зәй, Яшел Үзән, Алабуга, Лаеш һәм Лениногорскига тәтегән.

Дөрес, әлеге шәһәрләр бу бәйгедә беренче тапкыр гына катнашмый. Алар 2020, 2021 елларда да бәйгедә катнашуга гариза тапшырган булган. Җиңә алмаганнар, әмма янә көрәшергә карар кылганнар. Быел исә бу проектларны яңадан тикшереп, бәйгедә катнашкан шәһәрләр территориясендә төрле чаралар да уздырылган. «Татарстан шәһәрләре үсеше институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары кураторы Наилә Зиннәтуллина сүзләренә караганда, быел җиңә алмаган Мамадыш киләсе бәйгедә кабат катнашачак. Моны район башлыгы Анатолий Иванов та раслады. Бу җәһәттән районда киләсе елга зур эшләр планлаштырылган. Аерым алганда биредә тау битләрен тигезләп, чаңгычыларны тауга меңгерәчәк җиһазлар урнаштырырга ниятлиләр. Киләсе бәйгедә Әлмәт тә катнашырга җыена.

Инде җиңүчеләргә килгәндә, грант акчасы җирле иҗтимагый киңлекләрне төзү-төзекләндерү, тарихи урыннарны яңарту өчен тотылачак. Яшел Үзәндә, әйтик, грант Алтынов исемендәге паркны төзекләндереп, уңайлы маршрутлар ярдәмендә шәһәрнең иске һәм яңа өлешләрен тоташтырырга җыеналар.

Алабуга районында бәйгедә откан 95 миллион сум грант ярдәмендә шәһәрдәге Шишкин буасы территориясе халыкка җәен генә түгел, ел әйләнәсе хезмәт күрсәтәчәк. Райондагы традицион Май чабу бәйрәме дә быел нәкъ менә биредә узачак. Бәйгегә гариза тапшырыр алдыннан уздырылган бәйрәмдә барлыгы 2,5 мең кеше катнашкан. Җирле эшмәкәрләр исә чара барышында 500 мең сум табыш алган.

Грант откан башка район-шәһәрләрнең дә планнары зурдан. Лениногорскида, әйтик, Менделеев урамында урнашкан буалар каскадында спорт кластеры булдырылачак. Аерым алганда биредә рекреацион-сәламәтләндерү маршруты пәйда булачак. Зәйдә исә яңа «Яшьләр» паркы барлыкка киләчәк. Анда тамп-трек, паркур зонасы белән Яшьләр үзәге дә булачак. Лаешта грант акчасын «Ак таулар» мәдәни-рекреация кластеры булдыруга, Болгарда «Спас Болгары» шәһәренең социаль-мәдәни үзәген төзекләндерүгә тотмакчылар.

Нурлатта бәйгедә җиңү яулаганчы ук зур эшләр башкарылган булган. Алар бу бәйгедә 2018 елда да катнашып, грант откан. Ул чакта шәһәр үзәгендәге Карл Маркс урамын төзекләндергәннәр. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин сүзләренә караганда, дүрт ел элекке урам белән хәзергесе арасында – җир белән күк аермасы. Элек иске генә караңгы бу урамда җәяү йөрү өчен дә, машина кую өчен дә бернинди шартлар булмаган. «Элек бу юлны халык эш буенча гына таптый иде. Хәзер ул кичке сәгать алтыдан соң да гөрләп тора. Хәзер биредә 18 эшмәкәр үз эшен җәелдерә. Көз көне бу урамда тагын бер кафе, милек агентлыгы белән матурлык салоны да эшли башлаячак», – ди район башлыгы.

2020 елда Нурлатның Кондырча елгасы буенда ял паркы да шушы ук бәйгедә грант откан булган. Ике ел эчендә биредә махсус җиһазландырылган су коену һәм ял урыны, шашлык пешерү зонасы, прокат нокталары белән кибетләр барлыкка килгән.

Исегезгә төшерәбез: кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр арасында уздырылган илкүләм бәйгедә Татарстан инде алтынчы тапкыр катнаша. 2018 елдан бирле әлеге бәйгедә республикадагы 38 җәмәгать урыны җиңү яулаган. Шул вакыттан бирле республиканың кече шәһәрләре барлыгы 2,5 миллиард сум грант откан.

Номинация Шәһәр Грант күләме
«50 меңнән 100 меңгә кадәр кеше яшәгән кече шәһәрләр» Алабуга, Шишкин буасы 95 миллион сум
Яшел Үзән, Алтынов ис.  парк 95 миллион сум
Лениногорск, Менделеев урамында урнашкан буалар каскадында спорт кластеры 95 миллион сум
«20 меңнән 50 меңгә кадәр кеше яшәгән кече шәһәрләр» Зәй, Яшьләр паркы 85 миллион сум
«Халкы 20 меңнән артмаган кече шәһәрләр» Лаеш, «Ак таулар» мәдәни-рекреация кластеры (Семрук) 70 миллион сум
Болгар, «Спас Болгары» шәһәренең социаль-мәдәни үзәге 70 миллион сум

 

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү