МӨХИТМЕ, МОХИТМЕ?
Татар орфографиясендә четерекле мәсьәләләр шактый. Телебез бер гасырның ике-өч дистә елы эчендә өч тапкыр язуын алыштыра, аңа кадәр гарәп алфавитына нигезләнгән язу системасын камилләштерү проектлары булдырыла.
БҮГЕН / БҮГЕНГЕ КӨН
Рәсми чыгышларда да, матбугатта да, гади аралашу барышында да «бүгенгесе көндә» дигән гыйбарәне ишетергә мөмкин. Бу гыйбарә сөйләм телебезгә рус теленнән күчкән булса кирәк. «На сегодняшний день» дип еш сөйләшәләр, ул Виктор Цойның мәгълүм җырыннан да колакка кереп кала ала.
ЮНЬ /ОЧСЫЗ/ АРЗАН
«Юнь» телдә беренче чиратта юнәлеш белән бәйле төшенчәләрдә кулланыла. «Яхшы», «ярыйсы», «тәрбияле» мәгънәләренә якын очракларда да очратабыз бу сүзне…
ОШЫЙ / ОХШЫЙ
Мондый төрдәге хаталар игътибарсызлык аркасында яисә телнең шундый чагыштырмача җиңелрәк нечкәлекләрен белмәгәнгә күрә килеп чыга. «Ошау/охшау» сүзләрен бутау рус телендә «одеть» белән «надеть» фигыльләрен бутаган сыман ук бик еш очрый.
МИКӘН / ИКӘН
Татар телендә иң еш очрый торган хаталарның берсе – «икән» белән «микән»не бутау. Аны диалекталь үзенчәлек дип санаучылар да бар. Халык теленә ничек кереп урнашса да, алай итеп сөйләшергә ничек кенә яратсак та, бу хата булудан туктамый, чөнки ул мантыйкка (логикага) каршы килә.
БЕЛӘН / ФАЙДАЛАНУ
Хәзерге шартларда рус теленең татар теленә йогынтысы бик зур. Рус синтаксисының үзенчәлекләре, ни кызганыч, туган телебезгә дә күчеп бара. «Чыктым аркылы күпер» җөмләләренең сәерлеген барыбыз да чамалыйбыз.
ТЕКӘ / КӘТТӘ
Көндәлек сөйләмебездә еш кулланыла торган гыйбарәләрнең берсе – «крутой» сүзе. Ул инде телебез өчен яңалык түгел, аны яшьләрдән дә, урта буын вәкилләреннән дә ишетергә була.
АЗӘРБАЙҖАН / ӘЗЕРБӘЙҖАН
«Кавказ татарлары», «әзериләр» үз дәүләтен Azərbaycan – Азәрбайҗан дип атаса да, татар телендә Әзербәйҗан язылышы да еш кулланыла. Татар теленең язма корпусында «Азәрбайҗан» сүзе 4827 тапкыр очрый.
КАЗАКЪЛАР / КАЗАХЛАР
Төрле ил атамаларының татарча дөрес язылышы турында сөйләшүне дәвам итик. Чиратта безнең төрки кардәшләребез яши торган Казахстан Республикасы. Казах, Казахстан сүзләренең татарча язылышы турында тавыш чыгарып бәхәсләшмиләр.
МИСЫР / ЕГИПЕТ
Африка континентында безгә иң таныш булган дәүләтләрнең берсе, мөгаен, борынгы корылмалары, меңәр-меңәр еллык тарихы һәм кабатланмас табигате белән данлыклы Мисырдыр. Египет дәүләтенең татарча исеме нәкъ Мисыр дип әйтелүен һәм язылуын да күбебез белә дип уйлыйм.
РЕСПУБЛИКА / ҖӨМҺҮРИЯТ
Туган телебезне тагын да «татарчалаштыру» барышында 1990-елларда матбугат битләренә «җөмһүрият» сүзе кайтып керде. Гарәп теленнән алынма булган бу сүз латин теленнән кергән «республика» төшенчәсен алыштырырга тиеш иде. 100 ел элек ТАССР төзелгән вакытта газиз республикабызны, чыннан да, татарча мохтари (автономияле) җөмһүрият дип атаганнар. Хәзерге чорда гарәп алынмасын куллану дөресме соң?
МӘГЪРИБ / МАРОККО
Африка кыйтгасында урнашкан тагын бер дәүләткә – Марокко патшалыгына тукталыйк. Күпчелек телләрдә аның исемендә Маррак / Моррок элементы бар, бу илнең борынгы башкаласы Марракеш шәһәре белән бәйле.
Мәктәпләргә балаларга «Әнә кош чыкты» дип төртеп күрсәтәләр. Ялганлыйлар. Кояш чыкмый ул-бер урында тора. Бары тик безне утырткан җир шары кояшка килеп чыга. «Менә без кояшка килеп чыктык дип әйтергә кирәк» дип күпме әйттем-тыңламыйлар.