Татарча сөйләшәбез: мәкаль/мәкалә

Сөйләмдә мәкаль белән мәкаләне бутау очраклары шактый. Аларны ничек аерырга?

Мәкаль һәм мәкалә сүзләрен бутап әйткән кешеләрне аңларга була. Сүзләрнең язылышы да, яңгырашы да охшаш, ә чыгышлары бер үк тамырдан. Болар – гарәп сүзләре, шуңа күрә язылышлары белән сингармонизм законын да бозалар. Гарәп телендә бу сүзләргә нигез булган [къл] тамыры  «сөйләү, әйтү» дигәнне аңлата. [Мәкъәлә] һәм [мәкъәл] исә гарәпчәдән турыдан-туры тәрҗемә иткәндә «әйтелә торган урын» дигәнне аңлата (урын яки вакытны белдерә торган исемгә әйләнә).

Хәзерге гарәп телендә мәкалә дигән сүз публицистик язманы, русча әйтсәк, статья яки эссены аңлата. Чыннан да, мәкалә аша без нәрсә дә булса әйтергә телибез бит инде? Гарәп телендә бу сүзнең мәгънәсе шуңа да бик яхшы аңлашыла.

Шулай итеп, мәкалә ул – «статья». Газета-журналдагы, энциклопедиядәге яки сайттагы язма була инде.

Мәкаль дә «әйтелә торган урын» төшенчәсенә туры килә сыман. Чыннан да, кыска гына мәкальләр аша без искиткеч тирән мәгънәгә ия фикерләрне белдерә алабыз. Мәкальләр безгә ата-бабаларыбыздан мирас булып күчкән. Мөгаен, шуңа да төрекләр аларны «аталар сүзе» дип йөртә.

Димәк, мәкаль ул – «пословица». Кыска, ләкин гомуми бер, тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәре.

Сүз уңаеннан, мәкальне әйтем белән бутарга ярамый. Әйтем («поговорка») дип, мәкальдән аермалы буларак, төгәлләнгән фикер тәшкил итмәгән тотрыклы һәм, гадәттә, образлы тәгъбирне атыйлар («Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», 2015).

«Ватаным Татарстан»да татар халык мәкальләре турында мәкалә чыкты.

Бу сүзләрне язганда игътибарлы булырга кирәк. Гарәп теленнән кергәнгә күрә, бу очракта к хәрефе [к] авазын түгел, ә [къ] авазын белдерә. Ягъни «кеше» яки «кәбестә» дигәндәге сыман [к] дип укырга ярамый. Шул ук вакытта [мәкъалә] дип әйтү дә дөрес түгел. Каты къдан соң барыбер [ә] килә. Нәтиҗәдә шундый матур яңгырый торган [м ә къ ә л ә] яки [м ә къ ә л] сүзе килеп чыга.


Фикер өстәү