Газетага язылу

Казанда тышкы эшләр министрлары советы утырышы уза

Бүген, 10 июньдә, Казанда коллектив иминлек килешүе оешмасы әгъза-дәүләтләренең тышкы эшләр министрлары советының сессияара утырышы узачак. Аны Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавров үткәрә.

Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова элегрәк коллектив иминлек килешүе оешмасы илләренең тышкы сәясәт ведомстволары җитәкчеләре тар составта халыкара һәм төбәк куркынычсызлыгы мәсьәләләре, дөньядагы агымдагы вазгыять һәм оешма кысаларында алга таба хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачаклар дип белдергән иде.

Моннан тыш, Сергей Лавров хезмәттәш-дипломатларга Коллектив иминлек килешүе оешмасында Россия рәислегенең өстенлекләрен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән инициативалар турында хәбәр итәргә ниятли.

Сергей Лавров Казанга кичә килде, Татарстан башкаласы аэропортында аны гадәттәгечә чәкчәк белән каршы алдылар.

Коллектив иминлек килешүе оешмасы составына алты ил – Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Россия һәм Таҗикстан керә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре