Республика һәм җөмһүрият

Туган телебезне тагын да «татарчалаштыру» барышында 1990-елларда матбугат битләренә «җөмһүрият» сүзе кайтып керде. Гарәп теленнән алынма булган бу сүз латин теленнән кергән «республика» төшенчәсен алыштырырга тиеш иде. 100 ел элек ТАССР төзелгән вакытта газиз республикабызны, чыннан да, татарча мохтари (автономияле) җөмһүрият дип атаганнар. Хәзерге чорда гарәп алынмасын куллану дөресме соң?

Бу бик четерекле сорау. Монда эш хатада түгел. Ничек әйтсәк тә, җөмһүрият республика, ә республика җөмһүрият булып калачак. Икесе дә алынма сүз, икесе дә бер үк төшенчәне белдерә. Икесе дә, асылда, төрки телләр төркеменә караган туган телебез өчен ят сүз. Әмма «җөмһүрият» горуррак, матуррак, “татарчарак” яңгырый. Гарәп-фарсы алынмаларына кире кайтуыбыз иске татар теле белән хәзерге әдәби тел арасында күпер салырга омтылу инде ул.
Бу омтылышның, әгәр дә ул фанатизмга әверелмәсә, бернинди дә зыяны юк. 2010-елларда Татарча Википедия сәхифәләрендә бу мәсьәлә хакында шундый компромисска киленгән иде: Россия эчендәге дәүләтләр турында сүз барганда, республика термины кулланыла, ә мөстәкыйль дәүләтләрне җөмһүрият дип атыйбыз. Бу менә нинди мантыйкка нигезләнде: Россия республикаларының статусы Конституция тарафыннан билгеләнгән, ә Конституциянең татарчага рәсми тәрҗемәсе бар. Рәсми тәрҗемә булгач, энциклопедиядә рәсми термин кулланылырга тиеш. Ә инде Италия җөмһүриятенең татарча рәсми исеме беркайда да теркәлмәгән. Димәк, монда, элеккеге язма традицияне кайтару максатыннан, җөмһүрият сүзен кулланырга ярый.
Бу кагыйдә шартлы рәвештә генә кулланыла. Татар матбугатында, иҗтимагый-сәяси лексикада һәм рәсми язмаларда республика сүзе калырга тиеш. Татарстан Конституциясенең татарча тексты үзгәртелеп, җөмһүрият термины кертелгәч кенә, дәүләтебезне Татарстан Җөмһүрияте дип рәсми рәвештә атый алачакбыз.
Башка төр текстларда һәм көндәлек аралашуда җөмһүрият терминын куллануга чикләр юк.


Фикер өстәү