10 елдан артык Япониядә яшәгән Лариса Усманова: «Татар мөһаҗирләренә якты йөз күрсәтүләре өчен без японнарга рәхмәтле булырга тиеш»

Якташыбыз, Казан кызы Лариса Усманова Япониядә 10 елдан артык яши. Бу ерак илнең мәдәниятен өйрәнергә дип бер-ике елга стажировкага китеп барганда, ул үзен ниләр көткәнен башына да китерми әле. Нәтиҗәдә… татар тарихының кыйпылчыкларына юлыгып, туган телебезнең үткәннәрен өйрәнергә керешә.

– Лариса, Япониягә сезне нинди җилләр ташлады?

– Мин 1992 елны Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамладым. «Молодежь Татарстана» газетасында эшли башладым, аннан «Казанские ведомости»га күчтем. Аспирантурада укыдым. Халыкара элемтәләр мине һәрчак кызыксындырды. Укыганда ук җае да чыкты. Ул чорда университетка Кубадан студентлар килде. Шуңа өстәп, 1990 нчы еллар башында Мәскәүдә булачак журналистларның халыкара ассоциациясе дә төзелде. Алар белән дә элемтә булдырдык. 1993 елда Англиягә барып, инглиз телен өйрәнергә дә мөмкинлек чыкты. Аннан кайткач, мин Асия Садыйкова исемле милләттәшем белән таныштым. Ул Татар-япон мәдәни-мәгълүмат үзәге төзү идеясе белән янып йөри иде. Сәбәбе дә бар: Асия ханым – физик, техника җене кагылган, Япония аны шул яктан җәлеп иткән дә инде. Ике ел эчендә без шактый зур ыргылыш ясадык: Мәскәүдә японнар белән очраштык, илчелек белән элемтә урнаштырдык, эре компанияләр белән таныштык. 1998 елны Япониянең Россиядәге илчесе хезмәткәрләре белән Татарстанга килде. Мондый хәл тарихта беренче тапкыр булды. Татар-япон үзәге директоры буларак, алар Асия Садыйковага: «Әйдәгез, бер хезмәткәрегезне Япония белән танышырга җибәрәбез. Япон үзәге булгач, сез бу илне якыннанрак белергә, аңлап эш итәргә тиеш», – диделәр. Арадан, туры килә дип, мине сайлап алдылар. Әлеге шанстан файдаланып, бер-ике ел Япониядәге мәдәни вазгыятьне, телне өйрәнергә, танышырга, укуымны дәвам итәргә тиеш идем.

– Әмма сезнең эшчәнлек бөтенләй башка юнәлештән китте…

– Асия Садыйкова берничә япон кешесен белә иде. Мине Ирина Хакамаданың абыйсы, профессор Сигэки Хакамада белән таныштырды. Ул – Россия һәм Япония арасындагы мөнәсәбәтләр буенча зур белгеч, мине семинарларына чакырды, Татарстан турында сөйләрсең, диде. Башка университетта укысам да, бик шатланып, аның дәресләренә йөрергә ризалаштым. Хакамада үзе эшләгән БМО университетында укуымны дәвам итәргә тәкъдим ясаса да, мин, фәнни эшемә туры килә дип, Көнбатыш Япониядәге Симанэ префектурасында урнашкан, төбәкләрне өйрәнүгә махсуслашкан яңа уку йортын сайладым. Аның бик бай медиаүзәге, китапханәсе бар иде. Докторантурага бары тик өч студентны кабул иттеләр. Миңа да бәхет елмайды. Япониядә уку елы апрель аенда башлана. Нәкъ шул вакытка медиаүзәккә япон галиме Хаттори Сироның архивы килеп иреште. Ул – бик зур галим, лингвист, полиглот, 40 телдә сөйләшә, шул өлкәдәге эшчәнлеге өчен хәтта император бүләгенә дә лаек булган. Аның хатыны Маһирә Агеева – татар, Россиядән килгән мөһаҗирләр нәселеннән. Хаттори аның белән татарча сөйләшә иде. Бервакыт профессор миңа: «Лариса, без татарларга кагылышлы материаллар таптык. Син татар кызы бит. Әйдәгез, карыйк әле», – дип мөрәҗәгать итте. Бер тартмада гарәп графикасы белән нәшер ителгән газеталар ята. Инглиз телендә бер җөмлә генә бар: Ерак Көнчыгыштагы төрек-татар эмиграциясе органы, дип язылган. Басма 1935 елдан 1945 елга кадәр дөнья күргән. Кызыксынып киттем. Төрле җирдә яшәүче эмигрантларга хатлар яздым. Канадада яшәүче бер танышым: «Син Төркиядә яшәүче профессор Надир Дәүләткә чыгып кара әле. Ул белергә тиеш», – дип киңәш бирде. «Бу газетаны минем әти-әниләрем Маньчжуриядәге Мукден шәһәрендә чыгарды», – дигән җавап алдым. Газета «Милли байрак» дип атала һәм аның архивы шушы көнгә кадәр юкка чыккан дип исәпләнгән. Дөрес, аның кайбер данәләре дөньяның төрле илләрендә сакланып калган. Ә Хаттори исә, галим буларак кызыксыну йөзеннән, 36 елдан 45кә кадәр, 9 еллык газетаны архивка җыеп барган.

– Шушы көннәргә кадәр белгечләргә күрсәтеп карарга мөмкинлек булмадымы икән?

– Япониядә Россия тарихын өйрәнүчеләргә тәкъдим итеп караган. Әмма инглиз телендәге җөмләнең «төрек» сүзеннән башлануы аларны «юлдан яздырган» булса кирәк, төрекләр чыгарган газета дип уйлаганнар, күрәсең. Мин исә эшне тиз тоттым: шундук диссертациямнең темасын үзгәрттем. Моның өчен гарәп шрифтын өйрәнергә, татар телен ныгытырга туры килде. Казандагы Тарих институты белгечләре ярдәмгә килде. Күбрәк эмиграция белән бәйле вакыйгаларга тукталырга булдым. Вакыт бик аз иде бит. Докторантурада өч ел гына укыйсы, шул арада диссертацияне япон телендә яклыйсы бар. Димәк, япон телен өйрәнергә дә күп көч куярга кирәк.

– Эмиграция чорында татарлар Япониядә нинди роль уйнаганнар?

– Бу сорауга җавапны без япон чыганакларыннан да эзләдек һәм ислам сәясәтенә бәйле теманы ачыкладык. Чынбарлыкта, Япония ят диннәргә, гомумән, чит ил кешеләренә бик сак карый. Ә монда шундый катлаулы чорда хәтта мәчет төзергә рөхсәт итәләр. 1935 елда Кобада беренче төзелгән мәчет әле дә бар. 1937 елда Нагоя шәһәрендә агачтан салалар, әмма ул 1945тә, бомба төшеп, янып китә. 1938 елда Токионың үзендә Җәмигъ мәчете төзелә. Уйлана башласаң, монда ниндидер табышмак бар кебек.

– Табышмакның җавабы…

– Япония, татарларны җәлеп итеп, ислам дөньясында үзен танытырга тели. Җәмигъ мәчетенең имамы Әбдерәшит Ибраһимов – безнең ватандашыбыз, Себер татары. Ул Япониягә 1908 елда килә. Эшчәнлегенә караганда, бу аның беренче килүе генә булмагандыр, мөгаен. Ибраһимов җитәкчеләр, депутатлар белән иркен аралаша. Яңалыкларны теркәп бара, көндәлеген «Казанская газета»га юллый. Төркиягә килгәч, 1910 елда ул язмаларын җыентык итеп чыгара. Ислам дөньясында Япония турында бу беренче китап була. Автор ислам дөньясын Япония белән чагыштыра һәм безгә аларның тәҗрибәсен кулланырга кирәк, дигән фикер үткәрә. Бу китап, чыннан да, мөселманнар өчен зур ачыш була. Ул русчага тәрҗемә ителмәгән. Шуңа күрә бу чордагы мөнәсәбәтләр турында Россиядә беркем дә белмәгән дип уйларга кала. Япониядә мөһаҗирләр нәселеннән килгән татарлар, аз булса да, хәзер дә яши. Алар күченеп кайту турында уйламыйлар, әлбәттә. Әмма Татарстан белән элемтәләрен югалтасылары килми. Японнар арасында да татар теле белән кызыксынучылар күп. Соңгы елларда Казан университетында татар теле буенча үткәрелгән халыкара бәйгедә японнарның беренче урын алуы шул хакта сөйли. 2018 елда үткәрелгән футбол буенча халыкара чемпионатта Япониянең спорт командасы төп база итеп Питерны да, Мәскәүне дә түгел, ә Казанны сайлады. Димәк, алар татарлар янында үзләрен яхшырак хис итәләр.

– Японнарга татар телен өйрәнү нәрсә бирә?

– Безнең телләр охшаш, аның нигезендә ниндидер рухи якынлык ята. Гомумән, бөтен төрки телле халыклар – казахлар, кыргызлар, үзбәкләр Япониядә үзләрен бик яхшы хис итәләр, япон телен бик тиз өйрәнәләр, чөнки аның грамматикасы төрки телләргә бик якын. Иероглифика – бөтенләй икенче нәрсә, әлбәттә. Авыррак. Ә менталитет барыбер Азия илләренекенә якын.

– Безнең «Милли байрак» бүген ни хәлдә?

– Мин диссертациямне якладым. Инглиз телендә «Японская Россия» дип исемләнгән китабым чыкты. Шуннан соң, бу байлыкны ничек тә булса Казанга кайтарырга кирәк, дигән хыял туды. Японнар ярдәм кулы сузды. Башта грант оттык, аннан архивны цифрлаштырдык. Инглиз телендә чыккан китабымны русчага тәрҗемә иттем. Дөрес фәнни вариантта түгел, халык укый алсын өчен публицистика жанрында җиңелләштереп яздым. Ул «Тюрко-татарская миграция на Северо-Восточную Азию» дип атала.

– Бүген Япония белән элемтәләрегез ни хәлдә?

– Эшемне тәмамлагач, мин анда калуымны хуп күрмәдем. Күбрәк файда китерер өчен туган илемә кайтуны кирәк дип таптым. Тарих институтында татар-япон мөнәсәбәтләре белән инде бөтенләй башка югарылыкта шөгыльләнәм. Эшләгән саен шундый фикергә киләм: Япония белән хезмәттәшлек алып бару өчен Татарстан – иң җайлы төбәк. Чөнки бу мөнәсәбәтләргә инде әби-бабаларыбыз нигез салып калдырган. Шулай ук Мәскәү, Казан университетларында укытам. Башлаган эшемне тагын да тирәнрәк өйрәнү өчен Төркиядә яшәп алырга исәбем юк түгел. Тарихыбызның өйрәнелмәгән өлешләре бик күп әле.

– Тарих дигәннән, әби-бабаларыбыз Япониядә ничек яшәгәннәр, ни белән шөгыльләнгәннәр?

– Минемчә, татар милләтеннән булган мөһаҗирләргә якты йөз күрсәтүләре өчен без японнарга рәхмәтле булырга тиештер. Алар бит телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга мөмкинлек биргәннәр. Мәчетләрдән тыш, Япониядә 6 сыйныф белем бирүче татар мәктәпләре эшләп килгән. Анда динне дә, япон телен дә, башка төгәл фәннәрне дә өйрәткәннәр. 6 нчы сыйныфтан соң балалар инглиз, француз көллиятләрендә укуларын дәвам итә алганнар. Күргәнебезчә, әби-бабаларыбыз үзләрен тәэмин итеп кенә калмаганнар, хәтта газета да чыгара алганнар. 1934 елда Япониядә беренче Коръән китабы бастырганнар. Бу күп нәрсә турында сөйли.

– Лариса, ә баштагы вакытларда Япониядә сез үзегезне ничек хис иттегез?

– Бу – башка ил, башка кагыйдәләр, башка шартлар. Аларны тизрәк танырга һәм яраклаша белергә кирәк. Ниндидер тискәре хисләр пәйда булды дип әйтә алмыйм. Беренчедән, японнар – бик толерант халык, икенчедән, мин кайда гына булсам да, ошый-ошамый дип йөрергә яратмыйм, дөньяны ничек бар, шулай кабул итәргә тырышам. Япониядә дә үзгәрешләр яшен тизлегендә бара. Мәсәлән, Токио – инде ул интернациональ шәһәр. Шуңа күрә японнарның гореф-гадәтләрен якыннанрак беләсең килсә, префектурага барырга кирәк. Россия диаспорасына килгәндә исә, мондагы ватандашларыбызның 70 проценты – японнарга кияүгә чыккан рус хатын-кызлары. Хатын-кызларны яраталар, ә менә сәясәткә бәйле килеп чыккан кайбер аңлашылмаучылыклар аркасында Россияне бик өнәп бетермиләр, рус телен өйрәнүне дә кирәксенмиләр. Япониядәге тормыш гореф-гадәтләре, мәдәнияте буенча да безнекеннән шактый аерыла. Тукланулары да башкача. Дөге белән балык – аларда төп ризык. Анысына да күнегергә кирәк.

– Япония – безнең өчен ачылмаган бер китап. Үзегез үк әйткәнчә, әллә ни ачылырга да ашыкмыйлар. Әмма андагы икътисад системасы, микроэлектротехника, роботларның югары дәрәҗәдә кулланышта булуы нык гаҗәпләндерә. Бу илдә халык ничек яши?

– Япония – һичшиксез, социаль яктан гадел ил. Монысын бер дә шикләнми әйтә алам. Постиндустриаль үсешкә корылган икътисад нәтиҗәсендә алынган керем гадел бүленә. Шуңа күрә халыкның дәүләткә ышанычы зур. Бу сыйфатка россиялеләр генә түгел, башка чит ил кешеләре дә соклана да, гаҗәпләнә дә. Япониядә күп хезмәтне роботлар башкара. Әмма бу халыкны эшсез һәм ашсыз калдырмый. Монда кешеләр, яшәргә, ашарга акча эшлим дип, вакытын юк-бар белән уздырмый. Үз мәнфәгатьләренә яраклы шөгыль табарга тырыша. Алыштыру, эзләнү максатыннан эштән туктап торган арада җитәрлек күләмдә пособие түләнә. Бу акчадан беркем дә явызларча файдаланмый, аларның тормышка карашы бөтенләй башка, югары дәрәҗәдә.

– Үзебезгә кайтсак, сез татар теленең киләчәген ничек күрәсез?

– Чит илләрдә татар теле белән нык кызыксыналар. Бу бит – үзе зур горурлык. Тик формаль яктан чикләүләр бар. Безгә латин шрифтына күчәргә рөхсәт итмәделәр. Бу исә төрки телле пространствога чыгып, алар белән бер мәдәни киңлектә яшәргә мөмкинлек бирер иде. Икенчедән, татар телендә югары белем бирелми, җитмәсә, БДИ да рус теленә күчерелде. Мондый кысаларга кертү һич тә дөрес түгел. Теләсә кайсы милләтнең традицияләрен, телен саклау өчен үз милли уку йортлары булырга тиеш.

Әмма ничек кенә булса да, мин татар теле сакланып калачак дип уйлыйм. Тарих ул тәгәрмәч кебек, әйләнеп кайтырга сәләтле. Мәсәлән, Израильне генә алыйк. 1947 елда телне һәм мәдәниятне яңадан торгызырлык дәүләт төзелде бит. Әйе, бүген кайбер җитәкчеләр аңлап бетермәскә дә мөмкин. Әмма буыннар алышыныр, барысы да кире  әйләнеп кайтыр. Кул кушырып кына утырмыйк.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

Фото: Чулпан Гарифуллина

 

 


10 елдан артык Япониядә яшәгән Лариса Усманова: «Татар мөһаҗирләренә якты йөз күрсәтүләре өчен без японнарга рәхмәтле булырга тиеш»” язмасына фикерләр

  1. Бик яхшы язма, кызыкоы фикерлэр! Соенеп куйдым, укыгач. Болай да татар булуым белэн горурлана идем! Рэхмэт сезгэ, тынгысыз Кешелэр!!!

Фикер өстәү