Торак йортта янгын чыгып биш кеше үлгән

Кировтагы ике катлы торак йортта чыккан янгында биш кеше һәлак булган. Алар арасында – өч бала. Бу хакта Киров өлкәсе прокуратурасы хәбәр итә.

Бородулин урамындагы дүрт фатирлы агач йортта янгын чыга. Һәлакәт урынына килгән янгын сүндерүчеләр һәлак булучыларның мәетләрен таба. Моннан тыш, янгында тагын алты кеше зыян күргән.

«Башлангыч мәгълүматлар буенча, һәлакәт нәтиҗәсендә кешеләр, шул исәптән 3 балигъ булмаган бала һәлак була. Барлыгы 13 кеше эвакуацияләнгән. Аларны Киров кунакханәләренең берсендә вакытлыча урнаштырганнар», — диелә прокуратура хәбәрендә.


Фикер өстәү