Су бирегез! Татарстанда янгын сүндерерлек суы булмаган авыллар да бар

Республиканың 13 авылында янгын чыкса, сүндерергә су да юк! Урамнары белән янып бетәргә мөмкиннәр. Инде бу көннәрдә халык теленнән төшмәгән Актаныш районындагы хәлләрдән дә сабак алырлык. Буаз Күлдә ун корылма янган, Пучы авылындагы өмәдә зиратка ут кабып, бер йорт көлгә әйләнгән… Мондый хәлләрне күп санарга була. Менделеевск районында зиратка таба үрмәләгән янгын, Мамадыш районының Новый Закамский бистәсендә 15 гектар коры үлән янып, аның бер йортка күчүе…

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Максим Трущин әйтүенчә, яз башыннан коры үләнгә ут кабуның 528 очрагы (әле бу язма әзерләнгән вакытка) теркәлгән. Иң күп янучылар рәтендә – Түбән Кама (106), Әлмәт (430), Тукай (941) районнары.

«ВТ» хәбәрчесе, кара исемлеккә эләккән авылларга шалтыратып, андагы хәлләрне белеште.

Өмет – салым акчасында

Арча районының Наласа авылы җирлеге башлыгы Илфира Шакирова сүзләренә караганда, алар җәйге чорга әзер инде. Ут-күз була калса дип, барысын да хәстәрләп куйганнар. Үзләре әйткәнчә, янмабыз дип утыра торган чак түгел.

– Узган ел бездә көчле янгын булды. Вакытында күреп өлгереп, авылга хәбәр иттеләр. «Игенче» колхозының үз янгын сүндерү машинасы бар.  Су тутырылган савыт таккан тракторыбыз ел буе җылы гаражда гына тора. Наласада да, шушы җирлеккә кергән Урта Бирәзә авылында да гидрантларыбыз бар. Күлебездә су бетми, – ди ул. – Гидрантны үзара салым акчасына алып куйган идек. Шулай ук мотопомпалар да алдык. Әмма ул уңайсызрак. Мотопомпа белән су янына якын урнашкан йортларны гына сүндереп була. Башка җиргә йөртү кыен аны. Шуңа күрә, бөтен ышаныч – гидрантларда. Авыл халык белән гел сөйләшеп торам. «Ватсап»тагы авыл төркемнәренә янгын видеолары җибәрәм. Шулай итеп кисәтәм. Сак булырга кушам. Бар да үзебездән тора бит. Әле менә кар бетүгә, берәү көтүлек җирләрен яндырып җибәргән иде. Тиз генә трактор җибәреп, шул урынны сукалаттык. Уяулык бик кирәк.

Ә бит су булмаган авыллар да бар. Сарман районының Иске Ләшәү авылында су алыр өчен инеш-елга юк. Кая барырга? Җирлек башлыгы Илфат Хәбибуллин, авыл уртасында 5 савытка тутырып куелган әзер сулар бар, ди. Бу гына җитәрме соң?

– Авылда трактор бар. Ул-бу булса, аңа тагып, су алып килергә була. Һәр йортның үз скважинасы бар. Авылга бер гидрант кирәк инде. Әмма аны каян алырга? Безгә күбрәк җәй көне кайтып торалар. Кышлыкка 30–40 йортта яшәп калалар. Үзара салым акчасын һәр кешедән 300 сум җыябыз. Аның белән гидрант алып булмый шул. Әмма ничек тә юнәтәсе иде инде, – дип уфтана ул.

Актаныш районының Кыркаентүбә авылы да «сусыз»лар исемлегенә кергән. Алай да, җирлек башлыгы Илшат Кашбразиев сүзләренә караганда, куркыр урын юк.

– Бөтенләй сусыз утырмыйбыз инде. Авылда күл юк. Ә менә 3 чакрым ераклыктагы Кормаш авылында бар ул. 1 чакрымдагы Шәбезбашта су бар. Авылда кеченә генә кое бар. Аңа да янгын сүндерү машинасы су алырлык итеп торба куйдырдык. Янгын чыга калса, шуннан алабыз. Бездә ут-күзгә сак карыйлар. Халык кисәтелгән. Алар да, авылда гына су юклыгын белгәч, бер чүп тә яндырганнары юк, – ди башлык. – Авылга гидрант кирәк инде. Булачак та ул. Аңа дигән акча махсус оешмага күчкән инде. Узган ел эшләргә өлгерми калдылар. Быел шуны башкарып чыгасыбыз бар.

Ютазы районның Салкын Чишмә авылында да, янгын сүндерәм дисәң, су юк. Дөрес, авыл халкы чишмә суы гына эчә үзе.

– Хуҗалыкның тракторы бар. Күрше Кәрәкәшле авылына гидрант куелган.  Суны шуннан алып була. Янгын сүндерү бүлекчәсе бездән 5 чакрымда урнашкан. Аларда бөтен өмет. Ут-күз булса, алар килгәнче, трактор белән утны читкә җибәрмичә торабыз, – ди Кәрәкәшле җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев.

Югары Ослан районының Мулланур Вахитов авылында да хәлләр хөрти. Янгын сүндерүчеләр монда килгәч, су эзләргә мәҗбүр икән. Элек аларда янгын сүндерү машинасы да булган. Аны күрше авылга биргәннәр. Ярый әле ул машина «исән». Бар бәладән шул коткара икән.

Яңгыр кирәк!

Кукмарада яшәүче Валентина Гарифуллинаның йорты урманга ук терәлеп тора. Шуңа да ул бик куркып яши.

– Ичмаса, бер яңгыр явып үтсә, һавалар алышыныр иде. Кипкән үләннәр чытырдап тора бит. Мин инде мунча да якмыйм. Бакчамдагы коры үләннәрне җыеп алдым, гел күзәтеп кенә торам. Уттан Аллаһы Тәгалә үзе сакласын, – ди ул.

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм экология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев әйтүенчә, бар өмет – Кара һәм Урта диңгез буеннан килүче антициклонда. Аның безнең якка килү-килмәве дә билгесез.

– Яз ике атнага алдан килде. Һава температурасы гадәттәгедән 10 градуска югары тора. Яңгыр булмау бик начар. Җилле көннәр дә туфракны киптерде. Киләсе атна башында яңгыр явар дип көтәбез, – ди ул. – Җиргә дым кирәк. Апрель аенда дымлылык 0 процентны тәшкил итә. Бер атна эчендә генә айлык норманы тутырып булырмы?  Май, июнь айларында температура түбән булачак. Эсселәр июльгә кала.

Ник янабыз?

Бу сорау күпләрне борчый. Татарстанның Премьер-министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстанның Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында янгын чыгуның 90 процентында кешеләр гаепле, дигән иде. «Үләннең үзеннән-үзе януын тикшерә башлагач, анда да кемнеңдер шешә ташлап калдырганы билгеле була. Шул шешә кызып торып, ут чыга», – диде ул.

Коткаручылар бер төпчек аркасында чыккан янгынны туктатырга күпме хезмәт куелганын яхшы белә.  Күп кенә утырышларда чыгыш ясаган район вәкилләре дә, янгынга әзербез, дип хисап тота. Ә аннары яна башлагач, шуны эшлисе бар иде, монысы юк бездә, дип җитәкчеләргә хат юллый икән. Бу хакта Рөстәм Нигъмәтуллин да искә алды. Күңелсез хәлләргә калмас өчен, итәк-җиңнәрне җыярга кушты ул.

– Без, коры үләннән һәм чүп-чардан вакытында чистартуны контрольдә тоту, табигый янгыннарны, үләнгә ут кабуларны, билгесез урыннарда чүп-чар яндыруны, янгыннарны вакытында ачыклауны кисәтү максатыннан, һәр районда профилактика төркемнәре булдырдык. Бүгенге көнгә бу төркемнәр 258 рейд үткәргән. Нәтиҗәдә коры үлән һәм чүп-чар януның 93 очрагы булдырмый калынды, – ди Максим Трущин.

Исегезгә төшерәбез: быел 17 апрельдән 10 майга кадәр республиканың бөтен территориясендә коры үлән һәм чүп-чар яндыруга, шулай ук урман участоклары белән чиктәш торак пунктларда, бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрендә ачык утта ризык әзерләүгә тулысынча тыю кертелә. Алда – бәйрәмнәр. Күңел никадәр генә табигатькә ашкынса да, ут якмый торсагыз иде! Үзебезгә үзебез зыян салмыйк.

Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә Биектау районының Кече Битаман авылы янәшәсендә коры үләнгә ут капкан. Ут урманга таба үрмәли башлаган. Наил Зарипов белән улы Тимерлан, янгын сүндерүчеләр килгәнче, утны туктатып тора алганнар.  Шунысы гаҗәп:  башкалар аларны читтән күзәтеп, кайсы фотога, кайсы видеога төшереп торган. Ярдәм итәргә ашыгучысы булмаган. Шуннан чыгып та, «Ник янабыз?» дигән сорауга җавап табарга буладыр…

 САН

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат үзәге мәгълүматларына караганда, республиканың 1778 торак пунктында янгынга каршы тору өчен су белән тәэмин итү җитәрлек түгел. Шуларның 62сендә урманга ут кабу куркынычы зур. Хәзерге көндә 14 районның  янгынга каршы көрәшүче 26 техникасы ремонтта икән. Араларында 2018 елдан бирле төзекләндерелә торганнары бар.

Сусыз авыллар (янгын булса, су алырга бер генә чыганаклары да юк):

– Кыркаентүбә, Иске Кадермәт, Михайловка (Актаныш районы);

– Сугышлы, Забугоровка (Бөгелмә районы);

– Киров исемендәге бистә (Югары Ослан районы);

– Иске Үби (Чүпрәле районы);

– Мальцево (Алабуга районы);

– Каран Азик (Минзәлә районы);

– Иске Ләшәү (Сарман районы);

– Кашка (Тәтеш районы);

– Саминовка (Чирмешән районы);

– Салкын Чишмә (Ютазы).

 

Республикада, суы булса да,  кайбер ел фасылларында янгын сүндерүчеләр керә алмаган 32 торак пункт бар. Аларның 5се – Әлки, 9ы – Биектау,  7се – Менделеевск, 7се – Нурлат, 2се – Питрәч, 1се – Югары Ослан районнарында. Казанның бер бистәсендә дә шундый ук проблема бар.

Авылны уттан саклауда ирекле янгын сүндерүчеләр зур өлеш кертә. 2022 елда алар 840 тапкыр янгын сүндерергә чыккан. Бу – авыллардагы барлык янгыннарның 42 проценты дигән сүз. 110 очракта алар үзләре утны сүндергән.  Коры үләнгә  капкан утның 106 очрагында алар ярдәмгә ашыккан. Шуларның 36сын үзләре сүндерә алган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 

 


Фикер өстәү