Туембашта яшәүче абыстай Миләүшә Сәетова: «Авылда «Иң матур бизәлгән йорт» бәйгесе оештырырга ниятлибез»

Татарстан мөфтияте быел беренче тапкыр изге рамазан аенда «Нурлы Рамазан» бәйгесе игълан итте. Иртәгә  җәмәгать урыннарын иң матур итеп бизәүчеләрне беләчәкбез. Конкурста катнашучылар арасында шәхси хуҗалыкларын бизәүчеләр дә бар. Без Кукмара районының Туембаш авылында яшәүче Сәетовлар гаиләсе белән аралаштык.

Бәйге изге ай мохитен булдыру, халыкка хезмәт күрсәтү урыннарын  – сәүдә үзәкләре, мәчетләр, уку йортлары һәм башка оешмаларны бәйрәмчә итеп бизәүне күздә тота. Гариза бирүчеләр  арасында 18 мәчет, Казандагы «Туган авылым» комплексы һәм «МануФактура» каһвәханәсе, мөселман товарлары һәм автозапчастьлар сатучы 2 кибет (Саба һәм Яшел Үзән), Алабугадагы «Олимп» спорт мәктәбе, Кукмара районындагы шәхси йорт һәм Казандагы «Мирас» хосусый балалар бакчасы бар. Моннан тыш, «Хозур» нәшрият йорты һәм «Зәкят» хәйрия фонды да игътибарны  ерактан җәлеп итеп тора.

– Рамазан аенда йортыбызны бизәргә кирәк дип, ике ел уйлап йөрдем. Менә быел тормышка ашты. Ай, йолдызлар белән капкага «Рамазан» дип язып элдек. Гирляндалар белән бизәдек. Утларны икенде намазы вакытында кабызып, иртәнге намаздан соң сүндерәбез, – ди Миләүшә Сәетова.

Авылдашларына дин дәресләре өйрәтүче мөгаллимәнең киләсе елда авылда да шушы бәйгене башлап җибәрергә нияте бар. Иң матур бизәлгән йортны  ачыкламакчылар.

– Яңа елга бөтен кеше әзерләнә бит, чыршылар бизи, утлар элә. Рамазан – айларның солтаны. Ул мөселманнарның иң зур бәйрәме булырга тиеш. Бәйгегә кушылучылар булыр дип уйлыйм. Ни өчен дигәндә, балалардан хәзер үк: «Нишләп Миләүшә апаларның йорты иң яктысы, безнеке алай түгел?» – дигән сүзләрне ишетәбез. Яшь буынның кызыксынуы бик әйбәт», – ди ул.

Туембашта 155ләп  хуҗалык исәпләнә. Соңгы вакытта  халык дингә ныграк тартыла башлаган.  Хатын-кызларның күбесе яулык япкан. Җомга намазына 50–80 кеше  йөри икән. Рамазан аенда да ифтарлар бер көн дә тукталып тормаган. Авыл халкы табынга үз өлешен керткән.

Бәйге шарты буенча, иң матур  урыннар ислам һәм рамазан ае символикасын куллану, яңалыгы, бизәлеше ягыннан сайлап алыначак.  Җиңүчеләргә «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Калган җиңүчеләрне  истәлекле бүләкләр көтә.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү