Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов: «Рамазан аен дога белән каршы алырга һәм икенче Рамазанга кадәр гомер бир, дип Аллаһы Тәгаләдән  сорарга кирәк»

Коронавирус таралу ихтималы шартларында, телибезме-теләмибезме, өйдә утырырга туры килә. Күпләр буш вакытын ничек уздырырга белми аптырый. Ахырзаман җиткән кебек төшенкелеккә бирелүчеләр дә бар. Шул ук вакытта Рамазан ае башланырга өч атна гына калды.

Бу көннәр  ураза тотарга әзерләнү өчен бер форсат түгелмени? Рамазан аена ничек әзерләнергә? Бу хакта башкалабыздагы «Шамил» мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов белән сөйләштек.

– Чыннан да, четерекле заманада яшибез. Табигый, мондый вакытта  кеше бигрәк тә игътибарлы булырга тиеш. Мөхәммәд пәйгамбәребез: «Без – урталыкны тотучы өммәт», – дип әйткән. Бу нәрсәне аңлата? Чиктән чыкмыйча хәрәкәт итүче өммәтне белдерә. Димәк, аек акылны югалтмыйча, тирә-ягыбызга күз салу, башка илләрдә ни-нәрсә булып ятканы белән кызыксыну кирәк. Игътибарлы кеше күрә: бу чир бөтен дөньяга таралды. Дөресрәге, таралуы әле дә дәвам итә. Мин үзем бу чирнең барлыгына озак кына ышанырга теләмәдем. Ләкин мин белгән кешеләр хәлнең шактый катлаулы икәнен раслады. Мәсәлән, бертуган абыемның сыйныфташы Мәскәүдә яши. Ул чит илгә барып кайткач, шушы чир белән авырып китте. 6 марттан бүгенгәчә авырый һәм инде хәле яхшыра башлады дип әйтеп булмый. Төркиядә, АКШта яшәүче ышанычлы кешеләрдән алынган шундый ук хәвефле хәбәрләр дә бар. Шуңа күрә интернеттан укыган, телевидениедән ишеткән хәбәрләрнең дә хаклыгына ышанырга кирәк. Бәлкем, бу чир бөтен кешегә йокмас, әмма иммунитеты йомшак булган кешеләрне аяктан ега. Боларга ышанмауны акылсызлык дип саныйм. Шушы чорда мөселман бәндәсе үзен, якыннарын сакларга, медицина, дәүләт тарафыннан куелган таләпләрне үтәргә бурычлы. Икенчедән, әлбәттә, нинди генә каза килсә дә, без –мөселман бәндәләре эчке тынычлыгыбызныюгалтырга тиеш түгел. Бер яктан, аек акыллы, сак булырга кирәк, икенче яктан, артык хәвефләнеп, куркып, кая барып бәрелим инде дип уйлану да – хаталану. Чөнки һәр нәрсә адәм баласына сынау буларак бирелә. Аллаһы Тәгалә изге Коръәни-кәримендә: «Мин сезне курку, ачлык…  белән сынармын», – дип санап китә. Шушы сынау дөньясында яшибез. Төрле-төрле куркыныч хәбәрләр килгәндә дә күңелебез белән Аллаһы Тәгаләгә сыенырга, курку-өркүгә бирешмәскә тиешбез.

– Димәк, бу көннәргә динебезне ныклап өйрәнүгә, иманыбызны ныгытуга бирелгән бер мөмкинлек дип карарга кирәк.

– Әйе, өйдә утырырга кушуларын бик урынлы дип исәплим. Бер-ике атна өйдә булу бик күп кешеләрне исән калдырачагына, чирнең тиз таралмавына яхшы сәбәп булыр дип өмет итәм. Билгеле, шушы ике-өч атна өйдә булуыбызны нәтиҗәле үткәрергә тиешбез. Аңлашыла ки, мөселман кешенең эшләр эше, кыла ала торган гамәлләре бик күп. Тормыш шундый тиз бара: хәләл җефетебезне дә еш күрмибез, балаларыбыз белән дә сирәк аралашабыз. Гаиләдә бергә булырга, белем алырга, дин китаплары укырга бик зур мөмкинлек ич инде бу. Минем үземә дә бик отышлы булды әлеге көннәр. Балалар белән Коръән укырга өйрәнәбез, пәйгамбәрләрнең тормышын бәян итүче, төрле маҗаралы  китаплар да укыйбыз. Интернет челтәрендә төрле гыйбрәтле хәлләрне карыйбыз. Бу көннәр безнең өйдә балалар өчен  җәйге лагерь рәвешендә үтә дисәм дә, әллә ни арттыру булмас. Әнисе  төрле ризыклар пешерергә өйрәтә. Гомумән, гаиләдә аралашуны арттыра торган әлеге мөмкинчелекне  Аллаһтан бирелгән бер бүләк дип әйтсәм дә артык булмас. Шушы  аенда ураза тота, намазларыбызны камил рәвештә укый алабыз. Коръән уку мөмкинчелеге дә ачылды. Мөселман бәндәсенә рухи яктан камилләшергә, куркуга бирелмичә, шушы ике-өч атнаны гыйбадәттә үткәрергә берни комачауламый.

– Әле намаз укый белмәгән кешеләр дә шактый күп.

– Интернет челтәре намаз укырга өйрәнү өчен дә бер яхшы мәйданчык була ала. Әйтик, Инстаграмнан ышанычлы, абруйлы хәзрәтләрне табарга мөмкин. Анда туры эфир дигән нәрсә дә бар. Чөнки үзлегеңнән генә намаз укырга өйрәнсәң, хәрәкәтләрдә хаталар китү ихтимал. Хаталы өйрәнгәнне аннан соң дөресләү кыенрак була. Хәзер, Аллага шөкер,  мөмкинлекләр шактый күп.

– Рамазанга санаулы көннәр калып бара.

– Әлбәттә, һәр мөселман бәндәсе Рамазанны матур итеп каршы алырга тиеш. Бүген  кайберәүләр коронавирус таралу аркасында илләр, шәһәрләр ябыла дип борчыла. Бу вакытлыча. Рамазан ае – җәннәт ишекләре ачылган, җәһәннәм ишекләре ябылган, шайтаннар богаулана торган вакыт җитә дип сөенергә кирәк. Мөхәммәд пәйгамбәребез, Рамазан ул – бәрәкәт ае, дип әйткән. Рамазан аена, уразага ихлас ният белән керергә кирәк. Исән-сау булып Рамазан аен каршы алырга һәм аны тиешенчә үткәрергә насыйп ит, дип Аллаһы Тәгаләдән сорау зарур. Сәхабәләр алты ай дәвамында Рамазан аен көтеп алган, көн дә Аллаһы Тәгаләгә, Рамазан аен күрсәк иде, дип ялварган икән. Рамазан ае узып киткәч, алты ай дәвамында, әй, РаббыбызАллаһ, елның башка көннәрендә гыйбадәткә әллә ни вакытыбыз юк, ураза ае вакытында үтәгән гыйбадәтләребезне кабул ит, дип ялварганнар. Сәхабәләр әнә шундый булган. Шуңа күрә Рамазан аен дога белән каршы алырга һәм, икенче Рамазанга кадәр гомер бир, дип Аллаһы Тәгаләдән  сорарга кирәк.

– Рамазан ае  көтелгән кунак кебек, дип әйтә хәзрәтләребез.

– Әйе, без хәзер менә шул кунакны көтеп яшибез. Билгеле, кунак буш кул белән килми. Рамазан мөселман дөньясына бик күп бүләкләрен, күчтәнәчләрен алып килә. Шушы бүләкләрнең берсе – ул да булса гөнаһлардан арыну. Пәйгамбәр галәйһиссәлам, әгәр дә бер бәндә Рамазан аенда көндезләрен ураза тотса, кичләрен гыйбадәттә булса, аның кылган барча гөнаһлары гафу ителер, ди. Шулай ук Пәйгамбәребез икенче бер хәдисендә, Рамазан аеның беренче ун көне – рәхмәт көннәре, икенче ун көне – мәгъфирәт, ягъни гафу итү көннәре, өченче ун көне – үзеңне уттан азат итү көннәре, дип әйтә. Димәк, мөселман бәндәсе Аллаһының кодрәтенә, рәхмәтенә, мәгъфирәтенә инанып, шушы айда көндезләрен уразада, кичләрен гыйбадәттә булса, ул, һичшиксез, Аллаһының рәхмәтенә ирешәчәк, бөтен гөнаһларыннан арыначак, җәһәннәмнән котылачак. Менә шушылар, әлбәттә, Рамазан аеның иң зур бүләкләреннән санала. Бу айда иң күп эшләнергә тиешле гамәлләрнең берсе – Коръән уку. Хәдисләрдә күрәбез: пәйгамбәребез галәйһиссәлам Рамазан аеның беренче көненнән алып соңгы көненә кадәр һәр көнне Җәбраил галәйһиссәлам белән күрешә һәм аңа Коръән укый  торган булган.  Шуңа күрә мөселман бәндәсе бу айда һәр көнне Коръән укырга вакыт табарга тиеш. Бөтен нәфел намазлары арасында иң саваплы намаз – төнлә торып укый торган тәһәҗҗүд намазы. Шуңа күрә мөселман бәндәсе Рамазан аенда да бу намазны калдырмый укырга тырышырга тиеш. Көндезләрен булдыра алган кадәр сәдака бирү дә бик саваплы. Пәйгамбәрләребез хәдисләренең берсендә, ярты хөрмә биреп булса да, авыз ачтырырга тырыш, дип әйтә. Шуңа күрә Рамазан аенда Аллаһ биргән малдан аерып бер генә кешене булса да ихластан авыз ачтырсак, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә, мәгъфирәтенә ирешкән булырбыз.

– Раббыбыз ураза тоткан өчен нинди саваплар вәгъдә итә?

– Гомумән, Рамазан аенда эшләгән изге эшләр өчен бик күп савап бирелә. Галимнәр, аның саны да билгеле түгел, диләр. Пәйгамбәребездән калган кодси хәдисләрнең берсендә (Аллаһы Тәгаләнең сүзе бу), Адәм балаларының гамәлләре барысы үзе өчен, әмма ләкин ураза минем өчен. Аның әҗер-савабын мин үзем бирермен, дип әйтә Раббыбыз. Галимнәрнең әйтүенчә, ураза өчен бирелә торган әҗернең күпме икәнлеген хәтта фәрештәләр дә белми.

Азакта бер мәзәк сөйлим әле. Туксан биш яшьлек бер карчык Рамазан аенда сәхәргә тора да дога кыла, Аллаһы Тәгаләгә ялвара. «Әй, Аллам, Рамазан аенда үләргә насыйп ит, бу вакытта үлгән кеше турыдан-туры җәннәткә эләгә. Әмма  мин быел ахирәткә күчәргә ашыкмыйм әле», – дип сорый икән.  Янында утырган оныгы бер көнне моңа: «Әбием, ел саен шушындый дога кыласың, һич тә үләргә теләмисең, ахры», – дип әйтә ди. Әйе, беребез дә анда ашыкмый. Барыбыз да исән-сау булыйк, Рамазан аен исән-имин каршы алыйк та, гамәл-гыйбадәттә үткәрик!

    Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ

 

 


Фикер өстәү