Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, һәр алтынчы укытучының исеме электрон мактау тактасына кертелгән.

– Россия Президенты Владимир Путин укытучының дәрәҗәсен күтәрде. Яңадан-яңа кануннар барлыкка килде, ярдәм чаралары артты. Быелдан 25 ел хезмәт стажы булган укытучыга «Хезмәт ветераны» исеме бирелә башлады. Элек бу исемне алыр өчен укытучының дәүләт бүләкләре дә булуы шарт иде. Шулай ук төбәк программалары – яңа төр грантлар барлыкка килде. «Минем яңа укытучым», «Минем яңа тәрбиячем» дип атала алар. Укытучыларга торак арендалап торганда 20 мең сум компенсация түләнә, ә йорт алганда 1 миллион сум күләмендә ярдәм күрсәтелә, – ди министр. – Татарстанның Электрон мактау тактасына эләккән укытучылар арасында вузларда белем бирүчеләр, зур шәһәр мәктәпләрендә һәм кечкенә генә авылларда эшләүчеләр дә бар. Алар барысы да киләчәктә ил язмышына өлеш кертәчәк кешеләрне тәрбиялиләр.
Ольга Соловьева кечкенәдән укытучы булырга хыялланган. Үз эшен яратып башкарганы күренеп тора. Укучылары турында сөйләгәндә күзләрендә нур балкый аның.

– Әнием укытучы булгач, мин башка һөнәр турында уйламадым да. Башта башлангыч сыйныф укытучысы булырга хыялландым, бишенчегә күчкәч, тарих укытучысы буласы идем. Ә инде җиденче сыйныфта укый башлагач, физика фәненә гашыйк булдым, – ди ул. – Замана үзгәргән саен, без дә үзгәрәбез. Соңгы 5 ел эчендә мәгариф өлкәсендә дә нинди генә үзгәреш булмады?! Әмма яшьләрдән калышып булмый. Алар белән бер дулкында булсаң гына, уңышка ирешә аласың. Тирәнтен физика фәнен өйрәнүче балалар күп. Иң мөһиме – фәнне яраттыра белергә кирәк. Эшемне яратканга күрә, мактау тактасына эләккәнмендер дә инде. Бу хакта ишеткәч, горурландым. Эшемне күреп, җитәкчеләрнең тәкъдим итүе – минем өчен зур дәрәҗә.
Гөлназ Әкбәрова да шатлануын яшерми. «Укытучы һөнәренә булган ихтирамга сөендем. Мондый дәрәҗәле урында үз исемемне күрү миңа канатлар куйды. Дөрес юлны сайлаганыма тагын бер кат инандым, – ди ул. – Күп кенә укытучылар арасыннан мине сайлаганнары өчен җитәкчеләргә рәхмәт. Республикада эшләүче һәр укытучы да мондый зурлауга лаек.
Электрон мактау тактасын булдыруда 5 меңгә якын эре һәм кече оешма-предприятие катнашты. Алар 15 меңнән артык хезмәткәрне тәкъдим итте. Алар арасында хөрмәткә лаек ветераннар, тәҗрибәле белгечләр, махсус хәрби операция ветераннары бар. Электрон мактау тактасы белән биредә таныша аласыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез