Газетага язылу

«Хафага бирелмәгез, кибеттә дә, базарда да җитәрлек»: Татарстанда шикәр комының бәясе арткан

Шикәрем син, кыйммәтем син. Ел башыннан бирле Татарстанда шикәр комына бәя 20 процентка арткан.

«Хафага бирелмәгез, кибеттә дә, базарда да җитәрлек»: Татарстанда шикәр комының бәясе арткан
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Июльдә ул берьюлы 8 процентка диярлек югары сикергән. Берәүләр моны шикәр комына ихтыяҗ арту, ягъни бакчада өлгергән җиләк-җимештән кайнатмалар ясау чоры җитүгә бәйләп аңлатса, икенчеләр уңыш кимүгә, ягъни соңгы елларда җәйнең көйсезләнүенә сылтый. Шикәр тәме бетмәсме?

Россия банкы мәгълүматларына караганда, республикада июльдә еллык инфляция 7,3 процент тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: ил күләмендә әлеге күрсәткеч – 5,98 процент. Татарстанда июльдә бәяләр үсеше дә илкүләм саннардан зуррак: бездә бәяләр алдагы айга караганда 0,74 процентка кыйммәтләнсә, ил буенча исә 0,54 процентка үскән. Белгечләр моны республикада яшәүчеләрнең товар һәм хезмәтләргә күбрәк акча тотуы белән аңлаткан.

Татарстанстат хәбәр итүенчә, быел республикада барыннан да бигрәк шикәр комы кыйммәтләнгән. Ел башыннан бирле үсеш 19,55 процент тәшкил иткән. Июльдә шикәр комы 7,64 процентка, ә узган атнада гына да 2,3 процентка артып, аның бер килосы 80,48 сумга җиткән. Җәй азагында кыйммәтләнгән башка азык-төлек арасында каймак (арту – 1,6 процент) һәм тавык ите (1,2 процент) дә бар. Шул ук вакытта, балаларга туклану өчен ит консервлары (13 процентка) һәм ипи, икмәк-күмәч эшләнмәләре (0,5–0,8 процентка) арзанайган.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада быел шикәр чөгендерен 53 мең гектар мәйданнан җыеп алачаклар.

Бәяләр үсеше турында Монополиягә каршы федераль хезмәттә дә беләләр. Алар хәбәр итүенчә, илнең 47 төбәгендә кибетләр белән шикәр комына бәяләрне йөгәнләү турында килешү төзегәннәр инде. «Монополиягә каршы федераль хезмәт социаль әһәмияттәге беренче кирәкле азык-төлеккә, шул исәптән шикәр комына бәяләрне даими тикшереп тора һәм мондый товарларны сатып алу мөмкинлеген арттыру өчен, сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлек итә», – диелә рәсми хәбәрдә.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Башкаладагы азык-төлек кибетләренең берсендә директор Айсылу Вафина әйтүенчә, киштәләрдә шикәр комы җитәрлек.

– Шикәр комын күпләп сатып алалар, дип әйтмәс идем, елдагыча сезонга бәйле ихтыяҗ бар. Кытлык юк. Әйе, бәясе сизелерлек артты. Бүген кибеттә шикәр комының бер килосы 89 сум 99 тиен тора. Чагыштыру өчен: майда ул – 69 сум 99 тиен, ә ел башында 59 сум 99 тиен иде, – ди ул.

Кибеткә чабаргамы? Бу сорауны Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдиновка бирдек.

– Шикәр комы өчен кирәкле чимал үзебездә җитештерелә. Шикәр чөгендерен эшкәртү мәйданнары республика халкын әлеге төр азык-төлек белән тәэмин итү өчен тулысынча җитә. Бүген ул 50 мең гектардан артык мәйданда үстерелә. Бер гектардан уңдырышлылык якынча 500 центнер тәшкил итә. Шикәр чөгендеренең шикәрлелегенә карыйлар. Кырда үстергәндә ул якынча 16–17 процент була. Заводлар чималны сентябрьдән башлап гыйнварга кадәр, якынча биш ай эшкәртә. Саклаганда шикәрлелек күрсәткече 14–15 процентка кадәр кимергә мөмкин. Шулай дип алган очракта да, бар булган уңыш бөтен республика халкын тәэмин итәргә җитә. Татарстанда шикәр комын еллык куллану күрсәткече – 100 мең тонна тирәсе. Димәк, үзебездә җитештерелгән товар чит төбәкләргә җибәрү өчен дә кала әле. Ул бездә артыгы белән җитештерелә. Шунысы да бар: әле шикәр чөгендерен эшкәртүгә тотыналар гына. Кибеттә исә узган елдан калган запаслар. Өстәвенә хәзер кайнатмалар ясау чоры. Шуңа күрә шикәр комына ихтыяҗ һәм бәя арту – сезонлы күренеш. Көзгә кергәч, ихтыяҗ кимеячәк, бәяләр дә төшәргә мөмкин, – ди белгеч.

Илгизәр Гайнетдинов ашыкмаска киңәш итте. «Хафага бирелмәгез. Шикәр комы гына ашап яшәмибез бит. Ул безнең төп ризык түгел. Аны кирәк кадәр генә сатып алырга кирәк. Ул кибеттә дә, базарда да җитәрлек. Мин былтыр ясаган кайнатмаларны ашап бетерергә киңәш итәр идем. Булганын әрәм итмик», – ди ул.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре