Хатын-кыз авыру турында ике ел элек диспансеризация вакытында белгән. Өстәмә тикшеренү үтеп, шешне алуны планлаштырганчы миома шактый зурайган. Бу катлаулы очрак булганлыктан авыруны РКБга җибәргәннәр.
Өч сәгатькә якын операцияне акушер-гинеколог Ландыш Әхмәдшина ясый. Табиблар 20×14 см зурлыктагы шешне, шулай ук тагын 12 зур булмаган миоматоз төен булган аналыкны алып ташлаган. Алынган миоманың гомуми авырлыгы 10 кг чамасы тәшкил иткән.
Операция уңышлы узган, пациентны хастаханәдән өенә дә чыгарганнар да инде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез