Шәһәр Башкарма комитетының тиешле карары коррупциягә каршы экспертиза уза. Документ проекты нигезендә, түләү хокукын 18 яшьтән кечерәк балалары булган хезмәткәрләр ала.
Яшь агымдагы финанс елының 1 гыйнварына исәпкә алыначак. Матди ярдәм алу өчен эш бирүчегә 10 декабрьгә кадәр гариза бирергә һәм баланың туу яки уллыкка алынуы турында таныклык күчермәсен теркәргә кирәк. Акчаны елга бер тапкыр – декабрьдә түләргә планлаштыралар. Үзгәрешләр Казанның ведомство буйсынуындагы аерым муниципаль казна, бюджет һәм автоном учреждениеләре хезмәткәрләренә кагылачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез