Газетага язылу

Марат Әхмәтов: «Бөтендөнья татар конгрессы милләттәшләрне берләштерү хезмәтен башкара»

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XIX форумы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының чираттагы утырышы уза.

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты. Үз чыгышында ул чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм итү һәм милли үзенчәлекне саклауда Бөтендөнья татар конгрессының мөһим ролен ассызыклады.

«Төбәкләрдә уза торган һәр очрашу, җитәкчеләрнең һәр сәфәре милләттәшләребезгә ышаныч бирә, аларга терәк була. Без Татарстанда яшәп тә үзебезнең татарлыгыбызны ничек сакларга дип борчылабыз, ә башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә бу тагын да катлаулырак. Шундый шартларда безгә очрашулар аша сезгә булышырга, танытырга, терәк булырга, бергә булырга кирәк. Бу – берләштерә һәм якынайта торган чаралар, алар безне көчлерәк итә. Бөтендөнья татар конгрессы туган телебезне саклауга бик зур өлеш кертә. Ул Татарстанда да, аннан читтә яшәүче татарлар өчен дә бик зур берләштерү һәм туплау хезмәтен башкара. Моның өчен аларга зур рәхмәт, – дип әйтте Марат Әхмәтов.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре