Газетага язылу

Андрей Фурсенко: «Безнең алда технологик лидерлык булдыру бурычы тора»

Бүген Россия һәм Кытай техник университетлары форумы кысаларында Россия-Кытай перспектив технологияләр университетын ачу тантанасы булды. Чара «РФ һәм КХР Инженерлык белеме һәм технологик үсеше: глобаль чакыруларга җаваплар» Россия һәм Кытай техник университетлары форумының пленар утырышы кысаларында узды.

Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко катнашты.

КРУтех Кытай-Россия перспектив технологияләр университеты - Татарстан һәм Шаньдун провинциясенең уртак проекты. Аны гамәлгә ашыру белгечләр әзерләүнең яңа моделен булдырырга мөмкинлек бирәчәк, анда Россия һәм Кытай университетлары бергәләп уку программаларын эшләячәк һәм тикшеренүләр уздырачак. Терәк югары уку йортлары булып Казан федераль университеты һәм Шаньдун университеты санала.

Рөстәм Миңнеханов, әлеге проект үз химаясенә республиканың 11 төп югары уку йортын һәм Шаньдун провинциясенең 14 эре югары белем бирү оешмасын җыя, дип сөйләде.

КРУТех - университетларны берләштерү генә түгел, ә озак вакытлы фәнни-мәгариф партнерлыгының яңа моделе дә. Проект уртак институтларны һәм тикшеренү үзәкләрен, икеләтә фәнни җитәкчелекне, цифрлы белем бирү платформасын һәм акыл милекен яклау механизмнарын күздә тота. Киләчәктә хезмәттәшлек инженерлык белгечлекләрен, мәгълүмат технологияләрен, энергетиканы, агрономияне һәм медицинаны колачлый.

Андрей Фурсенко чыгышында ассызыклаганча, бүгенге чынбарлык яңа мәгариф системасы булдыруны таләп итә. Ул укытуның заманча методларын һәм технологияләрен эзләргә кирәклегенә игътибар итте.

«Безнең алда технологик лидерлык булдыру бурычы тора, һәм бу - гаять зур җаваплылык. Импортны алмаштыру белән шөгыльләнү күпкә җиңелрәк. Әмма төп илләр стандартлар булдырачаклар, башкалар эшләгәнне кабатламаячаклар», - диде Россия Президенты ярдәмчесе.

КХР мәгариф министры Хуай Цзиньпэн форумда катнашучыларга мөрәҗәгатендә Россия һәм Кытай техник университетлары ассоциациясе эшчәнлегенең әһәмиятле нәтиҗәләре турында сөйләде.

"Ассоциациягә 2011 елда нигез салынды. Бу ике ил хөкүмәтләре тарафыннан танылу алган мондый төрдәге беренче югары уку йортлары арасындагы альянс. 15 ел эчендә алар ярдәмендә Ассоциациядә катнашучылар саны 30дан 80гә кадәр артты. Ул гуманитар хезмәттәшлек буенча Кытай-Россия комиссиясе кысаларында югары белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлекнең иң абруйлы платформасына әверелде. Ассоциация кадрлар әзерләүне, уртак тикшеренүләрне, академик һәм мәдәни алмашуны актив үстерә, бик күп күренекле инженерлар һәм фәнни лидерлар тәрбияли", - дип игътибар итте Кытай Мәгариф министры.

Утырышта шулай ук Россия һәм Кытай арасында фәнни-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтүнең яңа механизмнары каралды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре