Газетага язылу

Предприятиеләрендә айлык хезмәт хакы 116 мең сумнан арткан

Быел 8 айда Казанның зур һәм уртача предприятиеләрендә айлык хезмәт хакы узган елның шушы ук чорындагыга караганда 10 процентка артып, 116 мең сумнан күбрәк булган.

Инфляцияне исәпкә алганда, эш хакы 3 процентка үскән. Казан мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, кулланучылар базарындагы ихтыяҗның күзәтелүе дә халыкның керемнәре артуын раслый.

Иң зур хезмәт хакы (шәһәр буенча уртача күрсәткечтән 1,4 тапкыр артыграк) фән, финанс, шулай ук мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәләрендә теркәлгән. Беренче яртыеллык йомгаклары буенча Татарстан башкаласы эш хакы күләме ягыннан «миллионер» шәһәрләр арасында өченче урынга чыккан.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре