Газетага язылу

Европа берлеге суды “МАКС” һәм VKдан санкцияләрне алу турында дәгъваларны теркәгән

Европа берлеге суды “МАКС” мессенджерыннан һәм аның топ-менеджеры Екатерина Багудинадан, шулай ук “VK” корпорациядән санкцияләрне алу буенча Европа берлеге советына каршы дәгъваларны кабул иткән.

Бу хакта “ТАСС” берлек сайтына таянып хәбәр итә. Дәгъваларда физик һәм юридик затларга санкция салу сәбәпләренең дәлилсез булуына игътибар ителгән. Дәгъва тапшыручылар чикләүләрне юкка чыгаруны гына түгел, бәлки барлык суд чыгымнарын каплауны да таләп итә.

Моңа кадәр Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков Россиянең “МАКС” мессенджерына карата Европа санкцияләре кертелүне, абсурд гамәл, дип, Европада чикләүләргә дучар булган тәүге мессенджер гына түгел инде ул, дип  басып ясап әйткән иде. “VK холдингында” “МАКС” кушымтасын Google Play кушымталар кибетеннән алуга карата, бу мессенджер эшенә йогынты ясамады, кирәкле максатта башка мәйданчыклардан файдаланырга мөмкин, дип белдергәннәр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре