80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар өчен картлык буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү ике тапкыр арта һәм 2026 елда 19 169 сум тәшкил итә. Яңадан исәпләү гариза бирмичә генә автомат рәвештә башкарыла. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Озын гомерле гражданнар өчен тиешле барлык түләүләрнең үз вакытында билгеләнүе аеруча мөһим. Шуңа күрә 80 яшь тулгач яңадан исәпләү бүлек карамагындагы белешмәләр нигезендә автомат рәвештә башкарыла. Арттырылган пенсия туган көннән соң киләсе айда ук килә башлый, ә алга таба пенсионер өчен гадәти срокларда күчерелә», – дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Арттырылган түләү картлык буенча иминият пенсиясе алучыларга каралган. Беренче төркем инвалидлыкка ия булган пенсионерларга фиксацияләнгән түләү болай да икеләтә күләмдә билгеләнгән, шуңа күрә 80 яшь тулгач ул кабат арттырылмый. Бу социаль пенсияләр һәм туендыручысын югалту буенча пенсия алучыларга кагылмый.
Фиксацияләнгән түләүне арттырудан тыш, 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларга аларны карау өчен өстәмә түләү билгеләнә. Ул автомат рәвештә билгеләнә һәм пенсия составына кертелә, аны алу өчен гариза тапшыру таләп ителми.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез