Газетага язылу

Россиядә 20 миллионнан артык гаилә ипотекадан файдаланган

Россиядә ипотека гамәлдә булган вакыт эчендә аннан 20 миллионга якын гаилә торак сатып алу өчен файдаланган.

20 миллионлык чик октябрьдә үтелгән. Бу хакта Федерация Советында ДОМ.РФ эшчәнлегенең быелгы нәтиҗәләре буенча узган киңәшмәдә ДОМ.РФ Генераль директоры Виталий Мутко әйткән сүзләргә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

2018 елдан дәүләт ярдәменең ипотека чараларыннан барлыгы 5 миллионнан артык гаилә файдаланды, дип хәбәр итте Мутко.

"Гаилә ипотекасы" программасын 2018 елда эшләтеп җибәргәннән соң аннан 2 миллионнан артык кеше файдаланган. Миллионнан артык күп балалы гаилә ипотека түләү өчен 450 мең сум акча алган. Аларның 118 меңнән артыгы кредитны тулысынча түләгән. Фатир мәсьәләсен хәл итүдә дәүләт ярдәме алган гаиләләрдә бу еллар эчендә миллионнан артык бала туган. Гражданнар ел саен торакка 8 триллион сумга якын акча кертә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре