Газетага язылу

Татарстанда үсмерләрдән банк карталарын сатып алган 18 яшьлек егетне тоткарлаганнар

Яшел Үзән районы полиция хезмәткәрләре 18 яшьлек эшсезне тоткарлаган: ул үсмерләрдән банк карталарын сатып алуда шикләнелә.

Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза. 

Егетнең  узган елда июль-август айларында 4 үсмердән һәркайсы исеменә аерым рәсмиләштерелгән банк карталарын үзенә сатарга мәҗбүр итүе билгеләнгән. Егет интернет челтәрендә акча эшләү тәкъдимен табуы турында сөйләгән.

Эш бирүчесенә банк карталары реквизитларын тапшырырга һәм банклар кушымталары аша аларга керү мөмкинлеген булдырырга тиеш булган. Һәр карта өчен аңа 20-40 мең сум түләгәннәр. Шикләнелүче үз гаебен таныган. Башлангыч тикшерү чорында аңа шәһәрдән чыгып китмәү рәвешендә чикләү чарасы сайлап алынган. Әмма егет хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән яшеренергә маташкан.

Яшәү урынында күренмәгән, тикшерүче чакырганда килмәгән. “Оператив-эзләү чаралары барышында кайда икәнлеге ачыкланып, егет янә тоткарланган. Хәзерге вакытта суд карары нигезендә билгеле бер гамәлләрне тыю рәвешендә җәза чарасы билгеләнгән. Аңа 6 елга ирегеннән мәхрүм итү яный”, – дип белдерелгән Эчке эшләр министрлыгында. Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү эшен көчәйтергә кушты.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре