Бу хакта Татар-информ яза.
«Татарстанның сәнәгать потенциалын әйдәп баручы Кытай корпорацияләренең бүлендек предприятиеләре сизелерлек ныгыта, алар бизнес алып бару өчен мөмкин кадәр уңайлы шартларда эшли», – дип белдерде республика Рәисе.
Миңнеханов Татарстанның Россиянең иң мөһим икътисади һәм фәнни-мәгариф үзәкләреннән берсе икәнен, Кытайның алдынгы провинцияләре белән күпьеллык элемтәләре булуын билгеләп үтте.
Татарстан тулаем төбәк продукты күләме буенча Россия төбәкләре арасында - алтынчы, төп капиталга инвестицияләр һәм сәнәгать җитештерүе буенча – бишенче, төзелеш буенча икенче урынны били, дип искәртте ул. «Фәнни-технологик үсеш дәрәҗәсе буенча республика Санкт-Петербург белән бергә Россиянең барлык субъектлары арасында икенче һәм өченче позицияләрне алып тора», – дип өстәде ТР Рәисе.
Моннан тыш, аның сүзләренчә, Татарстан һәм Кытай провинцияләре даими рәвештә делегацияләр белән алмаша, шул исәптән фәнни-мәгариф өлкәсендә дә. «Мин ел саен өч-дүрт тапкыр Кытайга барам. Якын көннәрдә Шэньчжэнь шәһәренә сәфәр кылырга ниятлибез. Алга таба да Кытай Халык Республикасы провинцияләре, югары уку йортлары һәм предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек итәчәкбез», – диде Миңнеханов.
Ул шулай ук «геосәяси турбулентлыкның» яңа мөмкинлекләр ачуын, чөнки теләсә кайсы кризис «яңа үсеш циклының башлангыч ноктасы» булуын искәртте. Мондый шартларда, Миңнеханов фикеренчә, дәүләтләр арасында тигез хокуклы конструктив диалогка, бер-береңне хөрмәт итүгә һәм үзара аңлашуга нигезләнгән тотрыклы мөнәсәбәтләр аерым әһәмияткә ия.
«Россия һәм Кытайның ике яклы хезмәттәшлеге – мондый багланышларның ачык мисалы. Халыкларыбыз арасындагы элемтәләр вакыт сынавын узды һәм инвестицияләр, сәүдә-икътисад, мәдәният, шулай ук мәгариф һәм фәнни-техник өлкәләрдә үсеш динамикасын күрсәтә», – дип дәвам итте ул сүзен.
ТР Рәисе РФ Президенты Владимир Путинның күптән түгел Кытайга сәфәрен искә алды, анда Россия лидеры Мәскәү дәүләт университеты һәм Пекин политехника институтының уртак университетында булды. «Студентлар белән очрашуда ул фәнни-белем бирү хезмәттәшлегенең Россия-Кытай мөнәсәбәтләренең бөтен комплексын үстерүдә өстенлекле урыннарның берсен биләвен аерым искәртте», – дип билгеләп үтте ул.
Миңнеханов шулай ук Путинның 2026 һәм 2027 елларны мәгариф өлкәсендә Россия-Кытай хезмәттәшлеге еллары дип игълан итүен искә төшерде. «Әлеге карарны ике дәүләтнең дә академик даирәләре хуплап каршы алды», – дип сүзен төгәлләде ул.
Форум Россия һәм Кытай Техник университетлары ассоциациясенең 15 еллыгына багышланган. Ул 22-25 ноябрьдә Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта уза.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез