Бу хакта ТР Цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Элемтә инде 274 җирлектә эшли. Калган 79 авылда «мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты буенча база станцияләрен агымдагы ел ахырына кадәр эшләтеп җибәрү планлаштырыла. 2026 елда иң күп станцияләр Балтач, Әгерҗе, Кукмара, Әтнә һәм Буа районнарында барлыкка киләчәк. Тоташу чиратын халык үзләре билгели. 8 ноябрьдә тәмамланган «Госуслуги» порталында узган соңгы Бөтенроссия тавыш бирүендә 34 меңгә якын татарстанлы катнашты.
Республика тавыш саны буенча беренче урынны алды. Арча, Саба һәм Азнакай районнары халкы иң актив тавыш бирде. Сораштыру нәтиҗәләре буенча Россия цифрлар министрлыгы 2027 елда челтәргә тоташтырачак торак пунктлар исемлеген формалаштырачак.
"Мобиль интернет күп халык өчен база ихтыяҗы булып тора. Безгә Татарстанлыларның яшәү урынына карамастан цифрлы сервислардан файдалануы, онлайн укуы һәм эшләве, шулай ук туганнары белән элемтәдә калуы мөһим. Без «Ростелеком» һәм Т2 компанияләренә бу позицияне уртаклашулары өчен рәхмәтле. Бергәләп без республиканың күбрәк кече торак пунктларын элемтә белән тәэмин итәбез», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары Альберт Яковлев.
2030 елга «цифрлы тигезсезлекне бетерү» программасы кысаларында Россиянең 100дән 1000гә кадәр кеше яшәгән барлык торак пунктларын мобиль интернет белән тәэмин итү планлаштырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез