Россиянең атказанган табибы Ольга Шарапова “KP.RU” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә бу халәттән ничек котылып булуы турында сөйләгән.
Иртәнге аштан һич тә баш тартырга ярамый. Өстәвенә организмга аксым керергә тиеш. Ә менә бер чынаяк каһвә белән татлы күмәч яки кәнфит йокымсырауны көчәйтә генә, дигән ул. Организмга хәл кертеп җибәрүнең иң әйбәт ысулы – иртән саф һавада йөреп керү. Эшкә барганда, берәр чакрым араны җәяү үтәргә тырышыгыз, өйдән торып эшләгәндә – кибеткә барып килегез яки эт белән йөреп керегез, дип киңәш иткән белгеч.
Табиб әйтүенчә, уянганнан соң беренче ярты сәгатьтә, бүлмәдә ут кабызып, пәрдәләрне ачарга һәм балконда торып керергә мөмкин: яктылык һәм саф һава йокыдан уянырга ярдәм итә. Көн дәвамында суны күбрәк эчегез. Күбрәк хәрәкәтләнегез: спорт белән шөгыльләнү кәефне күтәрә. Бер үк вакытта йокларга ятып, бер үк вакытта йокыдан торырга тырышыгыз, Хәтта ял көннәрендә дә! Йокларга ятарга 1-2 сәгать кала, гаджетларны читкә алып куегыз. Иң яхшысы төнгә бераз китап укып алу, дип йомгак ясаган Ольга Шарапова.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез