Чәршәмбе – 25 ноябрьдә көндез аз гына явым-төшем. Термометрның терекөмеш баганасы 0...+3 градус күрсәтәчәк. Төнлә җепшек кар, яңгыр, урыны белән буран, секундына 15–18 метр тизлектә көчле җил. Температура 0...–3 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда – урыны белән бозлавык һәм кар көртләре.
Пәнҗешәмбе – 26 ноябрьдә көндез 0...–5 градус. Республиканың күпчелек территориясендә (төнлә, урыны белән) аз гына кар явып үтәчәк. Һава температурасы 0...–5 градус, төнлә – 2...–7 градус чикләрендә тирбәләчәк.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, җомга – 27 һәм шимбә – 28 ноябрьдә һава температурасы кимүен дәвам итеп, яңгыр тулысынча карга әйләнәчәк. Көндез –2...–5, төнлә –4...–7 градус көтелә. Юлларда – бозлавык.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез