Республика Финанс министрлыгы мәгълүматлары буенча, еллык планның 87 проценты бу.
Иң күп акча – 18,9 миллиард сум (еллык акчаның 89 проценты) «Яшәү өчен инфраструктура» проектына җибәрелгән. «Гаилә»гә – 14,0 миллиард сум (82%), «Яшьләр һәм балалар» – 7 миллиард (93%), «Технологик яктан азык-төлек иминлеген тәэмин итү» – 2,5 миллиард сум (91%), «Пилотсыз авиация системалары» – 2 миллиард сум (100%), «Озын һәм актив гомер» проектына 1,3 миллиард сум (64%) тотылган.
Быел 10 илкүләм проектны тормышка ашыру өчен республикада барлыгы 54,7 миллиард сум каралган. Шуның 29,1 миллиард сумы – федераль бюджеттан, 25,6 миллиард сумы – Татарстан казнасыннан.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез