Марат Садыйковны үлгәннән соң медаль белән бүләкләгәннәр

Татарстан Республикасының элеккеге Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковны үлгәннән соң совет хирургы Сергей Юдин медале белән бүләкләделәр.

Республиканың элеккеге Сәламәтлек саклау министрының улы Марсель Садыйковка Чаллыда «Ашыгыч медицинаны үстерү торышы һәм стратегиясе» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә әтисенә тиешле бүләкне тапшырганнар.

Бүләкне тапшыручы РФА академигы, профессор Могели Хубутия элеккеге министрның «медицинада үз эзен калдырганына, ул үз дәвамын табачагына» ышана.

Исегезгә төшерәбез, Марат Садыйков 29 гыйнварда 54 яше тулып ике көн үткәч вафат булды. Ул 10 ел Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә баш табиб булып эшли. 2018 елдан Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгын җитәкләде.


Фикер өстәү