5 бала әтисе Мөдәррис Гайфетдинов: “Махсус хәрби операциядә мине “Бабай” дип йөрттеләр”

Биш бала атасы һәм алты онык бабасы Мөдәррис Гайфетдинов Әлмәт районы хакимияте башлыгы Тимур Ногманов белән очрашу вакытында ничек итеп контракт буенча хезмәт иткәнлеге турында сөйләгән. Шушы көннәрдә ул, контракт срогы чыгу сәбәпле, өенә әйләнеп кайткан. Бу хакта Татар-информ яза.

Аның әйтүенчә, Чирмешән районы Благодаровка авылында туган ул. Балачакта әти-әнисе белән Әлмәткә күченгән. Узган елның сентябрендә махсус хәрби операция зонасына контракт буенча хезмәт итәргә киткән.

Әмма анда эләгү җиңел генә булмаган. “Хәрби комиссариатка ике тапкыр мөрәҗәгать иттем, әмма миңа, инде син өлкән яшьтә, диделәр. Шуннан Одинцово шәһәрендә Террорчылыкка каршы үзәктә укыганлыкка документымны күрсәттем. Анда мин 6 ел укыдым. Утлы корал белән дә, “салкыны” белән дә эш итә беләм”, – дигән хәрби.

Шуннан соң Мөдәррисне хәрби махсус операция зонасына җибәргәннәр. Анда “Бабай”, “Батя” дип йөрткәннәр.

Сүз уңаеннан, контракт хезмәте турында 117 “Кайнар линия” номеры яки Казандагы телефоннар (8(843) 221-44-52, 221-44-53) телефоннары аша белешергә мөмкин.


Фикер өстәү