Минтимер Шәймиев Илшат Фәрдиев турында: «Илшат – гамәл кешесе. Аның үзәге бар»

«Сетевая компания» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Шәех улы Фәрдиев күптән түгел 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул үзе интервьюлар бирергә, шәхси тормышы турында сөйләргә яратмый. Шуңа да күркәм юбилей уңаеннан без аның иң якын кешеләренең берсе – Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип  улы  Шәймиевкә мөрәҗәгать иттек.

– Минтимер Шәрипович, 1999 елның сентябрендә республиканың Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән «Татэнерго» оешмасына генераль директор итеп Илшат Фәрдиевне билгеләде. Ул вакытта «Татэнерго»га банкротлык куркынычы яный иде. Аның бурычлары электр тармагы активлары бәясенең 50 процентын тәшкил итте. Яңа җитәкче алдында «Татэнерго»ның финанс хәлен яхшырту бурычы килеп басты. Катлаулы икътисади шартларда 39 яшьлек Илшат Фәрдиев  бу мәсьәләне хәл итә алырмы дип борчылмадыгызмы?

– Ул вакытта Рөстәм Нургалиевич бер елдан артык Премьер-министр булып эшли иде инде. Җаена тиз төшенде һәм үзенә команданы җентекләп җыйган иде. Дөресен әйтим, аның бу карары мине гаҗәпкә калдырды. Хикмәт шунда: энергетиклар теләсә кайсы вакытта теләсә кайсы илнең элитасы саналган. 1920 елда Россияне электрлаштыру буенча дәүләт комиссиясе (ГОЭЛРО) планын төзегән Ленин сүзләрен искә төшерегез. Ул: «Коммунизмның асылы – Совет власте плюс илне тулысынча электрлаштыру», – дип әйткән булган. Татарстанда «Татэнерго» идарәсе 1931 елда оеша һәм шул вакыттан бирле республика үсешендә хәлиткеч рольне уйный. Республикада нефть сәнәгате барлыкка килеп, Ромашкино җирлегендә «кара алтын» чыгарыла башлагач, беренче эш итеп шушы эшкә тәңгәл энергетик куәт ясала. Зәй ГРЭСы, Түбән Кама ГЭСы кебек эре объектлар барлыкка килә. Дөрес, күп кенә уңдырышлы җирләр су астында калды, әмма мәсьәләнең бәһасе зуррак иде. Шуңа күрә хәзер без электр турында уйламыйбыз да бит. Каядыр ут бетсә генә искә төшә. Бу – тотрыклылык һәм ышанычны таләп итә торган бердәм, глобаль система.

Мин – тормыш, көнкүрешкә әлеге могҗизаның килүен үз күзләре белән күргән буын вәкиле. Шуңа күрә энергетика тармагы миңа аеруча кадерле. Мин моны кемнәндер ишеткәнгә әйтмим. 1967 елда Казанга күченеп килгәч, инструктор, аннан соң партия обкомының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшләгәндә, безгә авыл хуҗалыгын электрлаштыру бурычы куелды. Районнарда подстанцияләр төзелеше башланды. Соңгысы Әгерҗе районында корылды һәм шуның белән Татарстанны электрлаштыруның беренче этабы тәмамланды. Энергетика барыбызга да барып иреште һәм без аны ихтирам, хәтта соклану белән кабул иттек. Белемем буенча мин инженер, бәлки шуңадыр да «Татэнерго» җитәкчеләрен югары бәялим. Алар – әзерлекле, танылган, ихтирамга лаек, тәҗрибәле кешеләр. Бик авторитетлы җитәкче – Шибанов Виктор Константинович истә калган. Башта ул баш инженер булып эшләде, соңрак, 1968 – 1978 елларда «Татэнерго»ны җитәкләде. Яки 1978 – 1985 елларда оешманы җитәкләгән Баныкин Николай Александровичны алыйк. Шулай ук көчлеләрдән иде. Һәм кинәт «Татэнерго»да җитәкчелек вазыйфасын Илшат Шәеховичка тәкъдим итәләр. Әйткәнемчә, бу – мөһим һәм үсештәге тармак. Энергетика һаман күз алдында, бу өлкәдә вакытыннан алда бару сорала. Энергетик куәт булмаса, икътисад үсеше турында сөйләп тору да кирәкми. Республика өчен катлаулы икътисадый вазгыятьтә энергетика белән идарә итү  ул – зур кыюлык, шул ук вакытта ышаныч һәм синең өлгергәнлегеңне тану да. Әгәр мондый карарны үзем кабул итсәм, икеләнер идем әле. Мин Илшатның шушындый җаваплылыкка өлгереп җитүенә гаҗәпләндем. Ә вакыт әлеге карарның дөрес булуын күрсәтте, аның эше көйле китте. Илшат Шәехович эшчәнлекнең барлык юнәлешләренә үзгәрешләр кертте, финанс тернәкләндерү программасын гамәлгә кертте. Болар исә энергетика берләшмәсен чыгымлыдан табышлыга әйләндерде. 2004 елга компаниянең рентабельлек дәрәҗәсе 12 процентка кадәр күтәрелде. Ул авыр елларда илнең энергетика системасы һәм, гомумән, Россиянең эре компанияләре җитәкчеләре белән уртак тел тапты. Хәзер дә ул әлеге тармакның уңышлы эшләвен тәэмин итә. Нәтиҗәдә, республика үзен дә, илне дә энергия белән тәэмин итә. Әгәр Илшат Шәехович 20 елдан артык бу системада уңышлы эшли икән, димәк, ул тотрыклы эшчәнлек өчен шартлар тудыра алган.

– Ләкин Фәрдиевнең уңышларын оппонентлар еш кына Татарстан Президенты туганы булу белән аңлата…

– Әйе, ул туганыннан уңмады (көлә). Мин үзем дә аның минем туганым булуын теләмәс идем. Чөнки бу – бик катлаулы һәм җаваплы әйбер. Син һәрвакыт тәнкыйть үзәгендә буласың. Үз вакытында минем йогынты ясаган бердәнбер нәрсә – Илшатка да, улым Айратка да энергетика институтына укырга керергә киңәш иттем. Үземне мисалга китердем, әгәр үз вакытында Мәскәүдә Н.Э. Бауман исемендәге югары техник училище барлыгын белсәм, анда керергә тырышкан булыр идем, дидем. Ни өчен авыл хуҗалыгы институтын сайлавымны барысы да белә, әтиемнең теләге шундый иде. Алар да минем киңәшне тоттылар, яхшы укыдылар һәм институтны тәмамлап чыктылар. Айрат, юллама буенча Чаллыда эшләгәннән соң, төзелеш өлкәсен сайлады. Илшат үзен энергетика өлкәсендә тапты. Оппонентлар теләсә нәрсә сөйли ала, әмма ул мине ышанычымны аклавы белән сөендерә. Иманым камил: җитәкчегә бәя бирәсең килсә, аның белән эшләгән кешеләрнең фикерен бел. Ул безнең туган авылыбызда колхоз рәисе булып эшләде, республиканы икмәк белән тәэмин иткән төп районнарның берсе – Актаныш районы башлыгы булды, Әлмәт районы башлыгы вазыйфасын үтәде. Анда авыр эш белән чыныккан, кырыс шартларда эшләгән нефтьчеләр яши. Нефть компаниясе җитәкчеләре исә күп еллар дәвамында бары тик җир маен чыгару белән генә шөгыльләнде, төзекләндерү, шәһәр һәм район хуҗалыгына ярдәм итү турында уйламады. Илшат алар белән уртак тел тапты, аны кабул иттеләр. Бу кешеләр белән эшли белү сәләте турында сөйли. Авыл хезмәтчәннәре –  ул бүген җитәкләгән «Агросила» холдингы хезмәткәрләре дә аның турында яратып сөйли. Ә бит «Агросила»га  республиканың 7 районында урнашкан 25 авыл хуҗалыгы предприятиесе керә.

Илшат кайда гына эшләсә дә, аны кешелеклелеге, ярдәмчел булуы, кайгыртучанлыгы өчен хөрмәт итәләр. «Мине хөрмәт итегез», – дип кешеләргә боерып булмый бит. Монда инде беркем дә, хәтта Президент абый да ярдәм итә алмый. Бу – тәрбия нәтиҗәсе. Шундый ук сүзләрне аның абыйлары: Актаныш «Сельхозтехника» берләшмәсен озак еллар җитәкләгән Феликс, «Үрнәк» совхозының элеккеге директоры, Зәй районы башлыгы Ринат турында да әйтә алам. Кызганыч, Ринат бик иртә китте, ләкин зәйлеләр аны таләпчән, кешелекле, бик күп игелекле эшләр башкарган  җитәкче буларак хәтерли.

– Кешеләр турында кайгырту гаиләгезнең күркәм сыйфатыдыр…

– Мөгаен. Без барыбыз да шулай тәрбияләнгән. Нәселебез элек-электән төпле, хезмәт сөючән, шуңа күрә хәлле булды. Безнең бабайны кулаклаштырдылар, ул сөргеннән яллап эшләткән кешеләре булмаганга гына котылган. Теләсә кайсы җир хуҗасы яхшы тормыш алып бару өчен эшли белергә тиеш. Шуңа бабаларыбыз җиренә җиткереп эшләгән дә инде. Минем әтине яшьли колхоз рәисе итеп сайлаганнар, ул 26 ел уңышлы эшләгән. Аны хәзер дә яхшы сүз белән искә алалар. Илшатның атасы – Шәех абый да ныклы хуҗа иде, аңа колхозда иң кадерле әйберләрне – икмәкне һәм ягулыкны контрольдә тотуны йөкләгәннәр. Гаделлеге турында хәзер дә легендалар йөри. Илшатның әнисе – безнең олы апабыз Дөргалия апа үзенең хезмәт сөючәнлеге, намуслылыгы белән хәтердә калган кеше. Аның тормышы җиңел булмады, бик күп югалтулар кичерде, ләкин активлыгын һәм тормышны яратуын югалтмады. Әниебез бакыйлыкка күчкәч, Олы апабыз (без аны шулай дип йөртә идек) нәселебезнең башында калды һәм безне бер йодрык итеп туплап тотты. Балалар, шул исәптән Илшат та, аңа яхшы шартлар тудырдылар, ул 97 яшенә җитте…

Миңа калса, уңышның чыганагын геннардан эзләүчеләр хаклы. Шуңа күрә Илшатның эшкә мөнәсәбәте, ата-анасыныкы кебек үк фәкать намуслы була ала. Гаиләбездәге һәр кеше өчен канун шундый. Шуңа күрә без беләбез: эшкә тугры булсаң, иртәме-соңмы, барыбер уңачаксың. Безнең барыбызны да кырыслыкта тәрбияләделәр, ләкин кешеләргә карата гадел булырга, хөрмәт белән карарга өйрәттеләр. Без, үз чиратыбызда, гаилә кыйммәтләрен балаларыбызга тапшырырга тырыштык. Миңа, мәсәлән, республикадагы барлык югары вазыйфаларны үзләштерергә туры килде. Һәм һәрвакыт яшьли күңелгә салып куелган кагыйдә ярдәм итте: «Мин үз эшемне башкарам. Начар икән – үзем җавап бирәм. Яхшы икән – димәк, кешеләргә дә яхшы булачак». Илшат та шушы кагыйдә белән яши.

Дөргалия апа уллары – Илшат, Феликс, Ринат белән.

– Ул кайчан да булса сезнең белән киңәшләшә идеме?

– Илшат үзен иртә танытты, карарларны мөстәкыйль кабул итте. Бер тапкыр, «Әнәк» колхозы (соңрак ул Нур Баян исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы берләшмәсе дип аталды) рәисе вазыйфасын тәкъдим иткәч, киңәш сорады. Бу урында безнең әти – Илшатның бабасы эшләгән иде. Аннан соң да бик күп хөрмәтле кешеләр хезмәт куйды. Әйтик, 25 ел хуҗалык белән Миргаяз Заман улы Заманов идарә итте. Мин аңа сабыр итәргә киңәш иттем. Бөтен кеше таныш булган туган авылыңда эшләү – җиңел түгел. Чөнки бөтен мәсьәләләрне дә хәл итеп булмый, кем беләндер конфликтка керергә дә туры киләчәк, башка кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Алай да ул эшләп карарга булды һәм туган авылында начар эшләмәде.

– Сезнең кайсы киңәшегезне берсүзсез үтәде?

– 2010 елда мин республика Президенты вазыйфасыннан киттем һәм борынгы Болгар, шулай ук Зөя утрау-шәһәрчегендәге тарихи һәйкәлләрне торгызу белән шөгыльләнергә булдым. Бу хакта белгәч, Илшат Шәехович беренчеләрдән булып үзенең ярдәмен тәкъдим итте. Аңа бу өлкәдә нәрсә башкара алуы турында киңәш бирәсе генә калды. Илшат Шәехович һәм «Акибанк» җәмгыяте рәисе Илдар Галәветдинов хәйрия шартларында Идел буе Болгар дәүләтенең 922 елда дәүләт дине буларак ислам динен кабул итүгә багышланган Истәлек билгесен салуга керештеләр. Шулай ук алар ярдәмендә дөньядагы иң зур басма Коръән барлыкка килде. Чыннан да барысы да сыйфатлы, вакытында һәм иң мөһиме чын күңелдән  эшләнгән иде.

– Минтимер Шәрипович, сезнең әтиегез – Шәрип ага кечкенә Илшатка аеруча игътибарлы булган, дип әйтәләр. Бу чыннан да шулаймы?

– Татарларда төпчек бала дигән кызыклы бер төшенчә бар. Гаиләдәге иң кечкенә баланы яраталар, көйлиләр, аңа зур өметләр баглыйлар. Илшат – гаиләбездәге иң беренче бала – Дөргалия апаның төпчеге. Илшатның ата-анасы гомер буе безнең авылда яшәделәр, шуңа күрә аларның балалары гел әтинең күз уңында булды. Илшат бәләкәй чакта мин инде Мөслим, аннары Минзәлә районнарында эшли идем. Безнең гаиләдә әти нигез салган матур гадәт бар. Атна саен, ялларда, ата йортына ашка кайта идек. Әти безне гаиләләребез белән чакыра һәм шул рәвешле туганлык җепләрен ныгыта иде. Өстәлдә нинди сый булуы мөһим түгел, безнең аралашуыбыз, балаларның бергәләп уйнавы мөһим… Без әтинең Илшатка аерым мөнәсәбәттә булуын сизә идек. Аны үзара «бабкай малае» дип йөрттек. Хикмәт шунда, Дөргалия апа ничектер алдын-артын уйлап тормыйча, алтынчы баланы табаргамы икән, юкмы дип шикләнүен әйтеп салган. Еллар да җиңел түгел, тормышлар да авыр… Бу турыда белеп алгач, әти чыгырыннан чыккан, аны бик каты әрләгән һәм сабыйның язмышын үзе кайгыртачагы турында әйткән. Мөгаен шуңадыр, ул Илшатны барысына караганда да ныграк яратты… Балалар аны сизә, Илшат та бала чакта еш кына авылның бер башыннан икенчесенә бабасы янына йөгереп килә иде. Әти оныклары белән кайнашырга яратты, аларга төрле уеннар, мәзәк шигырьләр өйрәтә, кесәсендә балаларга дип һәрчак конфетлар йөртә иде. Кайвакыт без аны танымый да идек, балалар янында ул йомшый, елмаюдан балкый иде. Хәзер үзем дә оныкларыма, оныкчыкларыма бабай булгач, мин әтине аңлыйм. Оныклар алар – җан рәхәте.

Төпчек бала төшенчәсенә салынган тирән мәгънә Илшатка туры килә. Ул бабалары, әбиләре, ата-анасы, туганнары, дуслары, авылдашлары, хезмәттәшләре, партнерлары, ватандашлары, республика җитәкчеләре, татарстанлыларның, җыеп әйткәндә, барыбызның да өметен аклый.

Минтимер Шәймиев Шәех Фәрдиев белән.

– Сез Илшат Шәеховичны бик яхшы беләсез. Аның төп сыйфаты нинди?

– Илшат – гамәл кешесе. Аның үзәге бар. Андый кеше үзе кирәк дип санаган эшне башкарып чыга ала. Аз сөйли, сүзен җилгә очырмый. Нәрсәдер сорасаң, җавап бирергә ашыкмый, артык сораулар бирми. Аның белән эш итәсең икән, бик җаваплы булырга кирәк. Чөнки ул үзе дә җаваплы, шуңа күрә бер генә вазыйфада да ышанычны югалтмады. Илшат – булган кеше, булган җитәкче, булдыклы гаилә башлыгы. Ул барлык якыннарына, туганнарына ярдәм итә. Бу яктан да без аның белән горурланабыз. Ул үзе турында сөйләргә яратмый. Сүз уңаеннан, өйләнүе турында да берәүгә дә әйтмәде, көтмәгәндә, гаилә белән таныштырырга дип, Үзбәкстаннан татар кызы Диләрәне алып кайтты. Бу да бит – кыю адым. Диләрә – бөтен яктан да Шәрык кызы. Бик матур гаилә туды, ике кыз, бер ул үстерделәр. Шунысын да әйтәсем килә, Илшат гаиләсе белән кайда гына ял итсә дә, хатынының ата-анасын үзе белән ала. Андый гамәлне сирәк очратасың. Менә кемнән гаилә кыйммәтләрен сакларга өйрәнергә кирәк. Ничектер бер гаилә мәҗлесендә Сәкинә белән, өченче балабыз булса, бөек артист Шәүкәт Биктимеров хөрмәтенә Шәүкәт дип исем кушкан булыр идек, дип әйттек. Илшат тыңлап утырган һәм мыегына чорнап куйган булса кирәк. Уллары тугач, Шәүкәт исемен куштылар. Илшат, «Агросила» хуҗалыгын барлап йөргәндә, аны һаман үзе белән ала иде. Егет авыл хуҗалыгы үзенчәлекләрен үзләштерде, әтисе оештырган югары технологияле җитештерүне күзәтте. Мәктәпне тәмамлагач, К.А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясенә – Россия дәүләт аграр университетына керергә теләге барлыгын белдерде. Һәм үз дигәненә иреште дә, бик әйбәт укый. Аның авыл хуҗалыгы буенча квалификацияле белгеч буласы, югары технологияләрне өйрәнәсе, климат үзгәрүенә бәйле югалтуларны алдан исәплисе килә. Боларны белсә, бабасы бик шатланыр иде!

1962 ел. Шәрип абый һәм Нәгыймә апа балалары һәм оныклары белән. Кечкенә Илшат – өстәге рәттә.

– Минтимер Шәрипович, юбилярга котлау сүзләрегезне дә җиткерсәгез иде.

– Әйтергә кирәк, юбиляр үзенең юбилейларына салкын карый, зурлап үткәрми. Һәрхәлдә без зурлап үткәрүен сизмәдек. Аның 50 яшьлеге дә сизелмичә узып китте, мин хәтта тәнкыйтьләдем, бәлки, безне 55 яшеңә җыярсың, дидем. Ә болай, бик кыска әйтәм:

Кадерле Илшат! Без синең 60 яшьлегеңне, ниһаять, сине бәяләү, нәрсә уйлаганыбызны җиткерү өчен зарыгып көттек. Моңа кадәр син безгә андый мөмкинлек бирмәдең. Иң изге теләкләр белән: Минтимер абыең.

Әңгәмәдәш – Нурсөя Шәйдуллина

 

 


Минтимер Шәймиев Илшат Фәрдиев турында: «Илшат – гамәл кешесе. Аның үзәге бар»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү