Газетага язылу

«Аякны кискәч, гармун уйнадым»

Болгарда яшәүче Рәшит Зиатдинов үзе ясаган велосипедта башкалага килде. Бу – аның алтынчы сәфәре. Әлеге сәяхәтен ул СВОда катнашучы егетләргә багышлаган. Нәрсәсе гаҗәп моның, диярсез. Ә Рәшит абый сыңар аяк белән 700 чакрым ара узган.

«Аякны кискәч, гармун уйнадым»

– Өйдән 12 июльдә көндезге сәгать 12 дә чыгып киткән идем. Урау юллар үтеп, Болгар – Ульяновск – Буа – Тәтеш – Кама Тамагы – Яшел Үзән маршруты буенча Казанга килеп җиттем. 700 гә якын чакрым уздым, – ди 71 яшьлек Рәшит абый. – Дөрес, педаль әйләндереп кенә йөрмәдем. Районнар аша узганда, армиядә бергә булган дусларым, танышларымның хәлен белешеп чыктым. Яшел Үзәндәге тернәкләндерү үзәгендә СВОда катнашкан егет белән күрештем. Аннан башкалага юл тоттым. РКБдагы хәрби госпитальдә дәваланучы егетләр янына кереп чыктым. Сыңар аяк белән дә яшәп була, бирешмәгез дип, күңелләрен күтәрергә тырышам. Менә хәзер Биектауга барышым. Лаешта бергә укыган сыйныфташымны да күреп чыгарга җыенам. Өйдәгеләр дә сагындыра башлады.

– Шуның кадәр чакрымнар үтеп арымадыгызмы? – дип сорадык юлаучыдан.

– Сул аягым гына булгач, педальне куллар белән дә әйләндерергә туры килә. Үземә кыенлык тудырырга тырышмыйм. Юлда машиналар да кычкырткалый, текәрәк тауларда ярдәм итәргә теләп туктаучылар да бар. Яңгыры да яугалый. Әмма без, чик сакчылары, теләсә нинди һава торышында да чикне сакларга чыга идек, – ди ул.

Рәшит абыйның бу сәфәре башкаларына караганда иң озыны булып чыккан. Казанга беренче тапкыр 2018 елда Чик саклау гаскәрләренә 100 ел тулуга багышлап, велосипедта сәяхәт кылган. Биш елдан тагын сәфәргә чыккан. Төрле районнарга йөри икән.

– Велосипедта сәяхәт итү уе күптән бар иде инде. 2018 елда, тәвәкәлләп, Болгардан Казанга килдем. Махсус хәрби операция башлангач, сәяхәтләрне анда катнашучы егетләргә, геройларга багышладым. Үзем дә бер ел эчендә өч мәртәбә гуманитар ярдәм илттем. СВОга барыр идем, алмыйлар шул. Шуңа күрә ничек тә үз өлешемне кертәсем килә. Һәйкәлләргә барып, чәчәкләр куябыз, бер минутлык тынлык белән искә алабыз. Госпитальләргә барып, егетләрнең хәлләрен белешәбез, – ди «Чик сакчылары бердәмлеге» республика оешмасының райондагы рәисе.

Тумышы белән Кама Тамагы районының Кирельское авылыннан ул. Гомеренең күп өлеше Казанда узган. Озак еллар «ДОСААФ»та инструктор булып эшләгән. Шул елларда бер аягын югалткан да инде. Бу хакта күңел яраларына тимичә генә сорашырга тырыштык. Әмма әңгәмәдәшем авырлыкларны күптән җиңгән булып чыкты.

 – 1995 елның 25 октябре иде. Северный бистәсендә яши идем. Өйгә кайтып җиткәч, билгесез кешеләр аягыма атты. Кап-караңгы: кар да юк, ай яктысы да. Ике шәүләне генә күрдем. Тәртипсезлек чәчәк аткан еллар иде бит. Җинаятьчене каян тапсыннар? 40 яшемдә уң аякны төптән кистеләр. Риза булмасаң үләчәксең, диде табиблар. Каршы килүдән мәгънә юк иде. Мин тормышны сайладым. Аякны кискәч, хастаханәдә гармун да уйнадым әле. Табиблар сүз әйтмәде, яраларымның сызлавын шулай басарга тырышуымны аңлады, – ди Рәшит абый, авыр чакларын искә төшереп. – Түшәмгә карап, нидер көтеп ятып булмый бит. Инвалид ул – мөмкинлекләре чикләгән кеше түгел, үзен рухи яктан гарип дип санаучы. Ә мин һәрвакыт үземә көчле булуымны дәлилләргә тырыштым. Спортка тартылдым. 2011 елда каратэ буенча кара билбау алдым. Инвалидлар арасында Татарстан күләмендә узган чаңгы ярышларында призлы урыннар яуладым. Чаңгыда утырып шуам, аны махсус җайлаштырып ясадым. Машина йөртү ярышында беренче урын алдым. Белгечлегем буенча автомеханик мин. Шушы фаҗигадән соң автомәктәптә инвалидларга машина йөртү кагыйдәләрен өйрәтә башладым. 22 ел инструктор булып эшләсәм, шуның 18 елын аяксыз килеш өйрәттем. Гаилә тормышында да үзгәрешләр булды. Насыйп ярымны очратып, Болгарга күченеп килдем.

Болгарда да кул кушырып утырмый, билгеле. Үсмерләрне каратэга өйрәтә башлый. Райондагы әфган, Чечня сугышларын узган, башка «кайнар нокта»ларда булган егетләрне бергә туплый. Чик сакчыларына һәйкәл куялар. 
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре