– Ирем Бәхтияр белән студент чакта таныштык. Үзем тумышым белән Буа районының Ташкичү авылыннан. Укыганда ук Казанны ярата алмадым, – дип сөйли табибә Айсылу Нигъмәтуллина. – Бәхтияр – 2008 елда, мин 2010 елда укып бетердек. Ул – табиб-онколог, мин күз табибы. Ирем Казан онкология диспансерына эшкә урнашты. Әмма хезмәт хакы бик кечкенә иде. Ә бит яшәргә кирәк. Менә шуларны уйладым да иремә районга кайтырга тәкъдим иттем. Казанда туып үскәч, аның бер дә шәһәрне авыл җиренә алыштырасы килмәде башта. Ләкин ничек итсәм иттем, мин аны Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына алып бардым.
Шулай итеп алар «Авыл табибы» программасы белән кызыксына башлый. Күз табибы күп җирдә кирәк, ә менә онколог урыны буш булган районнар аз.
– Исемлек буенча Кайбычка җиткәч, шатландык. Анда онколог та, офтальмолог та кирәк иде. Аллаһка тапшырып, юлга кузгалдык, – дип искә ала Айсылу. – Иремә, биш ел эшләрбез дә кире килербез, шул вакытка гына сабыр итеп тор инде, дидем. Районда озак еллар күз табибы булмаган икән. Эшкә чыгуга, көненә 60 шар кеше кабул итә идем. 3 ай эчендә 4 мең кеше мөрәҗәгать итте. Ул чакларны әле дә искә алам. Район кешесе бигрәк тә әдәпле, гади инде. Шәһәрдә алай түгел бит. Үзебезчә, рәхәт итеп сөйләшәбез.
Күз табибына беренче елларда кешеләрне сәламәтлекләрен кайгыртырга үгетләргә дә туры килгән.
– Элегрәк кешеләр, күзләре бик начар күрсә дә, операция сүзеннән куркып торалар иде. Сукыраясыз бит, дип әйтә идем. Тик күбесе, димәк, язмышыма шулай язылган, дип ризалашмыйлар иде. Хәзер инде буыннар алышынды. Яшьләр сәламәтлекләрен кайгырта, әти-әниләрен дә табибларга йөртәләр. Пациентларымда күбрәк глаукома, катаракта авырулары очрый. Хәзер инде берәү дә операциядән баш тартмый. Кирәк икән, түләүле клиникада ясатып кайталар, – ди Айсылу.
Бәхтияр исә белгечлекнең авырын сайлаган. Табибларның һәрберсенең эше катлаулы булса да, онкологка аеруча авыр. Онкологка дус та, психолог та, тынычландыручы да булырга кирәк.
– Ирем үз эшен бик яратып башкара. Кайбычка кайткач, аны баш табиб урынбасары итеп тә куйдылар. Башта кайтасы килмәсә дә, хәзер инде Кайбыч кешесенә әйләнде. Берничә районга баш табиб итеп тә чакырганнар иде, тик ризалашмады. Кайбыч халкына хезмәт итү аңа күбрәк ошый, – ди Айсылу.
Табиблар гаиләсе, районда төпләнеп калуыбызга Кайбыч башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәбәпче булды, ди.
– Районга кайтуын кайттык, әмма кайда яшисен уйлап бетермәгәнбез. Дөрес, «Авыл табибы» программасы буенча кайткач, үзебезгә тиешле берәр миллион сум акчаны алдык. Ә район башлыгы безне ничек тә кире калага җибәрмәүне хәл итте. Яшь белгечләргә дип йортлар төзелде. Августта кайтып эшли башлаган булсак, Яңа елны үз йортыбызда каршы алдык, – ди Айсылу. – Без эшли башлаганда, «Авыл табибы» программасы буенча тагын 17 кеше кайткан иде. Бары тик икебез генә тиешле биш елдан соң яшәп һәм эшләп калдык. Инде хәзер ике ул үстерәбез. Йортыбызны да зурайттык. Аллаһка шөкер, күңелдә йөрткән тагын бер эшемне тормышка ашырдым – районда матурлык клиникасы ачтык. Авыл җирендәге кешеләр дә шәһәрнекеләрдән калышырга тиеш түгел дип саныйм.
Айсылуга район белән башкала арасы якын булу да ошый. Атна ахырында Казанга киләбез, ди.
– Кеше кайда гына яшәсә һәм эшләсә дә, аңа рәхәт булырга тиеш. Менә шул вакытта максатларга ирешеп була. Зур шәһәрдәге кечкенә фатирыңда интегеп, кадерле вакытыңны «бөке»ләрдә әрәм иткәнче, тыныч яшәүгә ни җитә! – ди ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез