Газетага язылу

Казанда Габдулла Рәхимкулов истәлегенә элмә такта ачылды

Татарстанның халык җырчысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла Рәхимкуловның тууына быел 100 ел булды.

Ул 1926 елның 15 февралендә Чүпрәле районы Кече Шәйморза авылында дөньяга килгән. Аның башкаруындагы «Зәңгәр күлмәк», «Агымсу», «Кайтыгыз, торналар», «Балкый Шәйморза утлары», «Арча кичләре», «Сания апа» һәм башка бик күп җырлар татар халкының күңелендә бүген дә саклана. Казанда җырчы яшәгән Маяковский урамы, 23 а йорт янында иртәдән үк аның моңлы тавышы яңгырап торды, ишегалдына фотосурәтләре дә куелган иде. Габдулла Рәхимкулов белән бергә эшләгән җырчылар, аның иҗатын яраткан һәм тыңлап үскән өлкән буын кешеләре, туган ягы Чүпрәледән якташлары, улы Рәүф, кызы Тәнзилә, оныклары – барысы бергә җыелып, истәлек тактасын ачу чарасында катнаштылар.

20260925_110323.jpg

Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, чарага җыелучыларны сәламләп, Габдулла Рәхимкулов җырларының балачактан күңелгә якын булуы, аның онытылмавы хакында сөйләде. Җырчының туган ягында исемен мәңгеләштерү уңаеннан матур эшләр башкарылуын да билгеләп узды. Казандагы элмә тактаны куюда җырчының кызы һәм улы зур булышлык күрсәткәннәр, башлап йөргәннәр.  Алар аны Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән берлектә тормышка ашырган. Чараны алып баручы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов Габдулла Рәхимкуловның гастрольләргә йөреп, артистларга хезмәт хакларын түләү өчен филармониягә ничек табыш китерүләрен  искә алып сөйләде. Бергә эшләгән иҗатташ дуслары җырчының кешелекле, ярдәмчел һәм бик зыялы булуы хакында әйттеләр.

20260925_110336.jpg

Габдулла Рәхимкуловны халык онытмый. 90 еллыгына Казанның 18 нче клиник хастаханәсенең  элекке баш табибы Рөстәм Бакиров инициативасы белән җырчы башкаруындагы 61 җырны туплаган диск та чыккан иде. Киләчәктә аның исемен мәңгеләштерү өчен фондын булдырып, конкурс оештыру да планлаштырыла. Бу хакта Габдулла Рәхимкуловның якташы –  җырчы, Татарстанның халык артисты Илсаф җиткерде һәм әлеге эшне тормышка ашыруны ул үз җаваплылыгына алды.

                                           

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре