Авыл халкы сөенечен безнең белән дә уртаклашты. – Бу күпер ике урамны тоташтыра. Байкал урамына зур машиналар шуннан йөри иде. Ул элек тә бар иде, әмма искергән иде инде. Игелекле эшмәкәрләребез киңәйтеп ремонт ясады. Ике ай элек тотынганнар иде, эшне ахырына кадәр төгәлләп тә куйдылар.
Моңа кадәр җәялеләр өчен “Ак күпер” ачканнар иде. Ак төстә булганга ерактан ук күренеп тора. Коймалар да монда башкача, тимер челтәрдән үрелгән. Ә монысы – авыл урамнарын тоташтыручы бишенче күпер. Игелекле иганәчеләр Әмир авылына гел шулай үз өлешен кертеп тора. Һәр кылган яхшы гамәлләре өчен рәхмәт укыйбыз, – диде Әмир халкы. Сәрия Мифтахова
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез