Көне дә бик матур булды. Күктән кояш елмайса, бакчада балаларның шат авазлары тынмады. Сабыйлар ярминкәне ел да көтеп алалар, әти-әниләренә ярдәм итәләр. Аларның йөзләрендәге елмаю, шатлыкны күреп күңел сөенә. Әйе, кирәк икән балалар бакчаларында да әлегедәй ярминкәләрне үткәрү. Үсеп, олы тормыш юлына аяк баскач, бик куп базарларны курер әле нәниләребез. Ә менә бакчада уткәрелгән, үзләренең дә азмы-күпме өлеше кергән балачак ярминкәләре аларның күңелләрендә якты хатирә булып уелып калыр.
Сүземне йомгаклап, ярминкәне оештырырга ярдәм иткән әти-әниләргә, бакчабыз мөдире Гөлнара Вәлиуллина рәхмәтелебез.
67 нче балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Фәрдия Миннегалиева
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез